Өши күрмәгез!
"Салкын, өшедем, туңдым", - дип йөрүчеләр кыш көне еш күзәтелә. Һава температурасы бик түбән торганда, организмның суыксуы гаҗәп түгел. Салкын тидерүдән дә, өшеп, тәнне туңдырудан да саклану кирәк.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Һаваның дымлылыгы, җилле булуы тәннең аерым өлешләренең чынлап та өшүенә китерергә бик мөмкин. Салкын тәэсирендә тән тукымаларының үле хәлгә килүе, яисә ялкынсынуы дигән сүз бу. Тәннең аерым өлешләрендә тән тукымасы күзәнәкләрендәге сыекчаның туңуы нәтиҗәсендә була. Еш кына бу хәл ачык урыннарда: кул чуклары, бит, муен тиресендә, аякларда күзәтелә. Киемнең юеш я дымлы булуы, начар туклану, кайнар ризык ашамау, җылыну мөмкинлеге булмау, арыганлык, кан югалту, чирләгән чак - менә тәннең тиз туңуына китерә торган сәбәпләр.
Тәнне өшетүнең дүрт дәрәҗәсе күзәтелә: I дәрәҗә - тиренең төсе агара, кызара, җилсенә, ул урын авырта һәм кызыша башлый, сыекчалы куыклар кабарып чыга; II дәрәҗә - кан йөреше бозыла, зарарланган участоклар зәңгәрләнә, күзгә күренеп шешенә, үтә күренмәле сыекча тулы куыклар белән каплана; III һәм IV дәрәҗә өшетү стадиясендә тире, мускуллар, сеңерләр, буыннар үлә, тән тиресенең температурасы төшә, ул урын сизгерлеген югалта, үле катлам аерылып төшә башлый, эренли.
Тәнне өшетү дигән бәлагә тарымас өчен төп профилактик чараларның нидән гыйбарәт икәнен белү кирәк. Түбәндә сезнең игътибарга 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Резеда Ермакова киңәшләрен тәкъдим итәбез: салкын көнне урамга чыкканда кием, аяк киеме, кирәк-яракларны дөрес сайлау мөһим; тәннең ачык өлешләренә салкынның тәэсир итү вакытын мөмкин кадәр ныграк кыскартырга тырышыгыз; даими төстә актив хәрәкәттә торыгыз; тәннең ачык өлешләренә игътибарлы булырга, өшү билгеләре сизелә баш-лауга, беренче ярдәм күрсәтергә кирәк;
өши башлаган урынны тизрәк җылыты-га тырышыгыз. Моның өчен куллар өше-сә - култык астына, ике аяк арасына кыстырып җылытыгыз, колак, борын,
яңак өшесә - учлар белән каплагыз, шәл, яулык, бияләй, бүрек колакчыны белән ышыклагыз һ.б.
Иң мөһиме, үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа