Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Шәфталулы (персик) бәйрәм торты

Шәфталулы (персик) бәйрәм торты. Ингредиентлар: Камыр өчен: 6 йомырка, 2 стакан шикәр комы, 2 стакан он,1 пакет ванилин һәм камыр күперткеч Крем өчен: 1 банка куертылган сөт, 1 кап атланмай, 200г әзер салкын манный боткасы. Бизәү һәм камыр арасына салу өчен: зур банкадагы консервланган шәфталу Әзерләү: йомырка белән шикәр комын...

 

Шәфталулы (персик) бәйрәм торты.

Ингредиентлар:

Камыр өчен: 6 йомырка, 2 стакан шикәр комы, 2 стакан он,1 пакет ванилин һәм камыр күперткеч

Крем өчен: 1 банка куертылган сөт, 1 кап атланмай, 200г әзер салкын манный боткасы.

Бизәү һәм камыр арасына салу өчен: зур банкадагы консервланган шәфталу

Әзерләү: йомырка белән шикәр комын миксерда 5 минут дәвамында болгатырга. Он, күперткеч һәм ваниль өстәргә. Барысында калак белән болгатырга. Камырны 2 өлешкә бүлеп, җәеп пешерергә. Суытырга, кырыйларын кисәргә һәм аларга шәфталу сиропы сөртергә. Манный боткасын пешереп, аны суытырга. Боткага йомшак атланмай һәм куертылган сөт өстәргә

Барысын да җентекләп болгатырга. Шәфталуны юка гына кисәргә. Яртысын торт бизәү өчен, икенче яртысын камыр арасына салу өчен калдырырга. Беренче камырга крем сыларга һәм аның өстенә шәфталу куярга. Өстән икенче камырны куябыз, аңа крем сыларга һәм уртасына шәфталу матур итеп тезеп чыгарга. Торт кырыйларына ваклап камыр сибәргә. Чама белән 5 сәгатләп суыткычка куеп тотарга.

Чәегез тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса