Шашка – уен, спорт һәм сәнгать ул
Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала. Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный.Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны...
Шашка уены безнең чорга бик борынгы дәверләрдән килгән. Хәзер бу уен спорт төрләренең берсе булып санала.
Физик сыйфатларны түгел, ә күбрәк акыл үсешенә тәэсир итә торган булганга, балалар да аны спорт дип түгел, ә уен дип саный.Шашка уйнау логик фикерләү сәләтен үстерә, зиһенне чарлый, фикер туплауга ярдәм итә, басылып утыруны таләп итә һәм шул сыйфатны тәрбияли.Иң мөһиме, бу уен хәтерне яхшырта.
Кышкы каникулның соңгы көнендә Ключи авылы балалары, Мәдәният йортына җыелып, шашка ярышы оештырдылар. Уен мавыктыргыч та, кызыклы да узды. Ахырдан Әминә Асылгәрәеваның, барысыннан да уздырып, лидерлыкны яулаганлыгы ачыкланды. Җиңүче бүләге аңа тапшырылды. Уенда катнашкан башка балалар да төрле призларга ия булдылар.
Нина ДЕОНТЬЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа