Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Шахматчылар сынатмады

8 - 10 декабрьдә Баулы шәһәрендә Кама аръягы төбәкләре шахматчылары арасында Гран-При ярышларының IV этабы узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 18 шәһәреннән барлыгы 35 команда - 180 шахматчы көч сынашты. Кече яшьтәгеләр - 2006 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында команда беренчелегендә Ольга Ивановна Турдиева җитәкчелегендәге команда Кама аръягы Гран-При...

8 - 10 декабрьдә Баулы шәһәрендә Кама аръягы төбәкләре шахматчылары арасында Гран-При ярышларының IV этабы узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының 18 шәһәреннән барлыгы 35 команда - 180 шахматчы көч сынашты.

Кече яшьтәгеләр - 2006 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында команда беренчелегендә Ольга Ивановна Турдиева җитәкчелегендәге команда Кама аръягы Гран-При ярышлары этапларының барысының да йомгаклары буенча җиңү яулады һәм лаеклы төстә Кубокка ия булды. Команда составында "Юность" спорт мәктәбе шәкертләре Әмир Гыймазетдинов, Данияр Шәйгарданов, Артём Талахов, Елизавета Мальцева бар иделәр.

Шәхси беренчелектә исә кече яшьтәгеләр арасында Булат Ибраһимов (остазы - тренер-укытучы Евгений Олегович Чупахин) - беренче, Әмир Гыймазетдинов (остазы - тренер Ольга Ивановна Турдиева) икенче урынны яуладылар. Кызлар арасында Елизавета Мальцева матур нәтиҗә күрсәтте, ул бронза медаль алды (тренеры - О.И. Турдиева).

Өлкәннәр арасында шәхси беренчелектә Герман Бардин көмеш призёр булды (тренеры - О.И. Турдиева), ә Нияз Мөхәммәдиевта - бронза бүләк (тренеры - Сергей Владимирович Голубев).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса