Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Ә сезнең балагыз өйдәме?

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү учреждениесе һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре "Ә сезнең балагыз өйдәме?" дигән шәһәркүләм акция оештырдылар. Чараның максаты: яшүсмерләрнең күзәтүсез калуын, хокук тәртибен бозуга юл куярдай шартларны һәм сәбәпләрне профилактикалау.

А. БАРЫШЕВА,
"Радуга" үзәге директоры вазифаларын башкаручы.

Шушы чара кысаларында хезмәткәрләр һәр көнне кич белән өйләргә барып, яшүсмерләрнең хәлен белешү үткәрделәр. Балигъ булмаган яшьтәге 82 бала тәрбияләнә торган 52 гаиләдә булып, аларның әти-әниләре белән бала тәрбияләү, баланың хокукларын яклау темаларына әңгәмәләр кордылар. Микрорайоннарда яшүсмерләр белән очрашып, аларның каникулны ничек уздырулары турында сораштырдылар, профилактик сөйләшүләр уздырдылар, шулай ук Татарстан Республикасында 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында"гы Закон нигезләрен, атап әйткәндә, аның "Төнге вакыт" дигән өлешен аңлату эшләре алып барылды. Кичке якта балалар сәгать ничәгә кадәр урамда үзләре генә йөри ала икәнлеге тәгаен аңлатылды. Шулай ук "Янәшәдә әти-әни юк вакытта балаларның иминлеге", "Психикага тәэсир итә торган, яисә наркотик матдәләр тәкъдим иткәндә, ничек итеп, кистереп "ЮК!" дияргә өйрәнергә?" дигән темаларга буклетлар өләштеләр.
Сүз соңында бер генә сорау бирәсе килә: хөрмәтле әтиләр, кадерле әни-ләр, ә сезнең балагыз өйдәме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса