Салымнарны – вакытында
2014 ел өчен милек - вакытында салымнарын 2015 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.
Төрле салымнар (транспорт, җир һәм милек салымнары) суммасын исәпләү салым органнарының төп бурычларының берсе булып тора. Җирле салым инспекциясе 2014 ел өчен милек салымнарын исәпләүне төгәлләде. Милек, җир, транспорт өчен салым түләргә тиешле объектлары булган милек хуҗаларына - физик затларга салымнар исәпләнде. Күп кенә гражданнар күрше республикалардан салым түләү конвертлары килгән очракларда мошенниклар түгел микән дип аптырап калалар. Салым инспекциясе тагын бер кат исегезгә төшерә: уведомление һәм квитанцияләрне күпләп бастыру һәм аларны тарату эше даими нигездә Башкортстан Республикасында урнашкан "Налог Сервис" ФКУга йөкләтелгән. Әлеге учреждение безнең инспекциядән электрон версиядә әлеге кәгазьләрне алу белән аларны бастырып, салымнар түлисе адреслар буенча тарату хәстәрен күрә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: салым уведомлениесе салым түләргә 30 көннән дә соң булмаган срокта җибәрелә. Интернеттан файдаланучылар милек салымнарын исәпләү турындагы барлык мәгълүматлар белән www.nalog.ru сайтындагы "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц"та танышып, төгәлсезлекләрне күрсәтә ала. Алар расланган очракта яңадан исәпләү уздырылып, салым түләүчегә яңа уведомление җибәрелә. "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц"та өйдән чыкмыйча да салым түләү өчен квитанцияләрне һәм уведомлениеләрне формалаштыру мөмкинлеге тудырылды. Хөрмәтле салым түләүчеләр! Сез һәрвакыт, җирле салым инспекциясенә мөрәҗәгать итеп, үзегезне борчыган мәсьәләләр буенча тиешле җавапларны ала аласыз. Шулай ук югарыда искә алынган сайт бүлегендә электрон сервистан файдалану мөмкинлеге дә бар. Исегездән чыгармагыз: җирле бюджетларга вакытында килеп җиткән салымнар район авылларында һәм шәһәрдә социаль өлкәдәге сорауларны тизрәк чишәргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа