Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Сакланганны саклар

17 гыйнвар көнне шәһәребездә Гоголь урамындагы 67 нче йортта яшәүче 4 кеше, шул исәптән 2 бала ис газы белән агулана. Алар хастаханәгә озатыла, барысы да табиблар күзәтүе астына алына. Агулануның сәбәбе - квартирда җилләтү юлында тарту көче булмау.

Максим ПЕСТЕРЕВ,
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы.
 
Ис газы (углерод окисе) белән агулану - куркыныч халәт, аның үлемгә җиткерү ихтималы да бар. Кагыйдә буларак, агулану очраклары янгыннарда, авылларда - мичләр төзек булмаганда, яисә двигателе эшләп торган ябык машинада күзәтелә. Бер үк бинада булган күп сандагы кешедә бер үк төрле билгеләр күзәтелгәндә, ул бинадан я бүлмәдән чыгып киткәч, хәл яхшыра төшкәндә, кешенең, чыннан да, ис газы белән агуланган булуына шик калмый.
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге исегезгә төшерә: ис газын таратучы иң киң таралган чыганаклар - төзек булмаган мичләр, газ приборлары, бассейннарда су җылыткычлар, газ эшләп чыгара торган двигательләр. Мичтәге чатнаган урыннар, төтен юлының тыгылуы газның бүлмәгә таралуына китерә. Саф һава кереп тормаса, газ җыела башлый. Йортларның тыгыз урнаш-кан булуы да, үтәли җил юлы томаланган булу сәбәпле, ис газы белән агулану ихтималына китерә.
Ис газы белән агулану билгелә-ре: күзләрнең әчетүе, колаклар гөж-ләве, баш авырту, күңел болгану, косу, аңны югалту, тиренең кызарып чыгуы.
Көнкүрештәге газ белән агулану билгеләре: баш авыраю, баш әйләнү, колаклар гөжләве, косу, мускулларның кинәт хәлсезләнеп калуы, йөрәк кагу, йокы басу, аң югалту, сидекне тота алмау, тиренең агаруы һәм зәңгәрләнүе, көзән җыеру.
Ис газы белән агуланучыга беренче ярдәм күрсәтү: ис газының чыганагын томалап, туктату; зыян күрүчене саф һавага алып чыгу; аңында булса, яткырып, саф һава
белән тәэмин итү (газета белән җил-ләтеп тору, вентилятор, кондиционерны тоташтыру); әгәр зыян күрүче аңсыз булса, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, яисә ул аңына килгәнчегә кадәр йөрәккә массаж ясау һәм ясалма сулыш алдыру.
Истә тотыгыз, аңсыз кешене газ-лы урыннан алып чыккан чакта сез, беренче чиратта, үзегезнең куркынычсызлык турында да кайгыртырга тиеш. Моның өчен тиз-тиз эш итәргә һәм тукыма, кулъяулык, яисә марля аркылы суларга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса