Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Сак йөр, алдын-артын уйлап йөр!

17 - 23 февраль көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге тарафыннан район территориясендәге юл йөрүчеләр арасында 487 тәртип бозу очрагы теркәлгән. Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА, ЮХИДИ бүлеге инспекторы,өлкән полиция лейтенанты. Юлларда тәртип бозуларның: - 6сында руль артында булган кеше эчкәнме-юкмы икәнен ачыклау максатыннан үткәрелә торган медицина тикшерүен узудан баш тарткан;...

17 - 23 февраль көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге тарафыннан район территориясендәге юл йөрүчеләр арасында 487 тәртип бозу очрагы теркәлгән.

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,

ЮХИДИ бүлеге инспекторы,өлкән полиция лейтенанты.

Юлларда тәртип бозуларның:

- 6сында руль артында булган кеше эчкәнме-юкмы икәнен ачыклау максатыннан үткәрелә торган медицина тикшерүен узудан баш тарткан;

- 130ы куркынычсызлык каешын эләктермәүгә карый;

- 64 машинаның дәүләт номеры күренмәс хәлдә булган;

- 47 кеше балаларны йөртү тәртибенә буйсынмаган;

- 29ы җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән;

- 10сы "тонировка" таләпләрен үтәмәгән;

- 6 кеше светофорның кызыл утына "кергән";

- 4 кеше таныклыксыз булган;

- 4 очракта каршы хәрәкәт юлына чыккан;

- җәяүлеләр арасында 24 кеше юл йөрү кагыйдәсен бозган.

Узган атнада матди зыян китергән 58 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде.

Билгеләнгән вакыт эчендә штрафын түләмәгән өчен 26 административ материал төзелде, бу узган атна белән чагыштырганда, 2,4 тапкыр күбрәк. Шуларның 10сы буенча 15 тәүлеккә кадәр кулга алу турында карар чыгарылды.

Агымдагы елда Дәүләт автоинспекциясе юлдагы тәртипсезлекләр өчен Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга җәзаның котылгысыз булуын күрсәтү өстендә эш алып бара. Түләнмәгән штрафларны алу максатында суд приставлары белән берлектә үткәрелә торган профилактик рейдлар да атна саен оештырыла.

Юл йөрү кагыйдәләренүтәгез! Юлларда игътибарлы булыгыз! Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса