Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Сак булыгыз, мошенниклар һөҗүме

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Соңгы вакытларда Татарстанда да, Бөгелмәдә дә мошенниклык очраклары ешайды. "Авито" һәм башка сайтларда төрле товарларны, хезмәтләрне күпләп тәкъдим итәләр, шулай ук эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәккә дә ышандыралар. Шул хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрдән алдан ук акча алып, аферистлар еш кына юкка чыгалар. Шушы көннәрдә генә Бөгелмәдән 22 яшьлек хатын-кыз "Бугульма"...

 

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Соңгы вакытларда Татарстанда да, Бөгелмәдә дә мошенниклык очраклары ешайды. "Авито" һәм башка сайтларда төрле товарларны, хезмәтләрне күпләп тәкъдим итәләр, шулай ук эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәккә дә ышандыралар. Шул хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрдән алдан ук акча алып, аферистлар еш кына юкка чыгалар.

Шушы көннәрдә генә Бөгелмәдән 22 яшьлек хатын-кыз "Бугульма" сайтында уңайлы шартлар белән займнар алу мөмкинлеге турында укып белә. Кесә телефоны аша анда күрсәтелгән телефонга шылтырата. Тегесе исә отышлы шартларда кредит рәсмиләштерү өчен башта 1600 сум акча күчерергә кирәклеген әйтә. Акча күчүгә, мошенник интернетта үзенең мәгълүматларын юк итә, телефонга җавап бирми башлый.

Яман ниятлеләр шулай ук телефоныгызга шылтыратып, сезнең зур отышка ия булуыгыз турында хәбәр итәргә, аны алу өчен башта күпмедер сумма салым акчасы күчерергә кирәклеге турында әйтергә мөмкин. АКЧА КҮЧЕРМӘГЕЗ! БУ - ЯЛГАН!

Сезгә шулай ук банк картагыз блокка куелды, аны ачу өчен номерыгызны һәм pin-кодны әйтегез дигән смс-хәбәр дә килергә мөмкин.

19 март көнне Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә 1977 елгы ханым мөрәҗәгать итте. Вахта ысулы белән Себер якларында эшләүче иренең кесә телефонына банк картасына блок куелганлыгы турында хәбәр килә. Ире исә, хәлне ачыклауны үтенеп, хатынына электрон почта аша хат җибәрә. Хатыны, банкка шылтыратып сөйләшәсе урында, мошенниклар номерына шылтырата һәм тиешле саннарны үзе үк әйтеп яздыра. Картадан 90 000 акча юкка чыккач кына дөрес эшләмәгәнен аңлый.

Хөрмәтле бөгелмәләр! Аферистлар корбаны булмагыз, алданмагыз, ышанмагыз! Банк картасы реквизитларын беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез, күрсәтмәгез! Кулга ул мәгълүмат килеп керүгә үк мошенниклар сезне акчасыз калдыра.

Ә тагын туганыгыз, якын кешегез бәлагә тарыды, аны йолып калу өчен акча күчерегез дип тә сезнең белән элемтәгә керүләре ихтимал. КҮЧЕРМӘГЕЗ! Тиз арада туганыгыз, балагыз, якыныгызга шылтыратыгыз, аларның исән-имин икәнлегенә ышаныгыз.

Язмышыгызны юрыйбыз, күз тиюләрдән, бозымнардан чистартабыз, чирләрегездән арындырабыз дигән ялганчыларны да тыңламагыз! Алар ышанычны яулый беләләр, әмма үзләре - сездән акча суыручылар гына.

Социаль хезмәткәр, башка төрле хезмәт күрсәтүче кыяфәтендә квартирыгызга кереп, акча реформасы көтелүе, шуңа да булган купюраларыгызны алыштырырга кирәклеге турында ышандырып та сезне акчасыз калдырулары бар. Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз!

Мондый һәм шуңа охшаш хәлләр турында ни дә булса беләсез икән, кичекмәстән 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенә шылтыратыгыз. Алар тәүлек әйләнәсенә эшли. Анонимлык гарантияләнә.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса