Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Сак булыгыз! Мошенниклар эшли

Җирле мәгълүмат чаралары аша халыкны әледән-әле кисәтеп торуыбызга карамастан, шәһәрдәшләр арасында шомафилар - мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап кына тора. 1957 елгы ханым да, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәндә, телевизордан шомафиларның бик шома эш итүләре турында күп тапкырлар ишеткәне булганын әйтә. "Ничек инде теләсә кемгә банк картасы номерларын әйтергә мөмкин?" - дип,...

 

Җирле мәгълүмат чаралары аша халыкны әледән-әле кисәтеп торуыбызга карамастан, шәһәрдәшләр арасында шомафилар - мошенниклар тозагына эләгүчеләр очрап кына тора.

1957 елгы ханым да, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәндә, телевизордан шомафиларның бик шома эш итүләре турында күп тапкырлар ишеткәне булганын әйтә. "Ничек инде теләсә кемгә банк картасы номерларын әйтергә мөмкин?" - дип, үзенең гаҗәпләнгәнен дә белдерә. Ә менә 30 март көнне үзе дә алдана: таныш булмаган бер ханым шылтыратып, аңа үзенең "Сбербанк"та эшләгәнлеген әйтә һәм мошенникларның аның картасыннан 37 мең сум акча урлау ихтималы барлыгын кисәтә. Моңа юл куймас өчен тиз генә банкомат янына килеп, әйткәннәрне үтәргә куша. Акчасыз калам дип коты очкан ханым, бөтен кисәтүләрне исеннән чыгарып, тизрәк банкомат эзләп китә һәм "банк хезмәткәренә" шылтыратып, шомафи әйткәннәрнең бөтенесен үти, нәтиҗәдә ул 47 000 сум акчасыннан колак кага!

Хөрмәтле бөгелмәләр! Сезгә кат-кат кабатлап әйтәбез: банк картагызның реквизитларын беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез! Әгәр шомафилар үзен банк хезмәткәре дип таныштыра икән, картада язылган номерга үзегез шылтыратыгыз, анда инде барысы да тәртиптә булуын, моның мошенниклар эше икәнлеген төшендерерләр.

Тикшерелмәгән сайтлар аша товарга заказ бирмәгез!

Интернет аша ни дә булса сатасыз икән, сатып алучы белән кара-каршы очрашып сөйләшү турында килешегез. Уяу булыгыз, алданмагыз!

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1