Сак булыгыз: сулыклардагы боз әле ышанычлы түгел
Ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан Республикасы сулыкларында дистәләрчә кеше, шул исәптән балалар һәлак була. Боз ноябрьдән декабрьгә кадәр, ягъни тотрыклы салкыннар башланганчы нык булмый.
Бу чорда сулыклардагы боз катламының зур куркыныч тудыруын һәркем аңларга тиеш. Чөнки елга-күлләрдә боз бертигез катмый. Ул бер урында шактый нык булса, агымлы җирләрдә, бик юка булырга мөмкин, боз ватылып, суга төшеп бату ихтималы бик зур.
Сулыкларда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Нинди боз хәвефсез дип санала? Юка боз өстендә үзеңне ничек тотарга һәм бәлагә таручыга ничек ярдәм итәргә?Гомуми нормативлар буенча бозның калынлыгы 7 сантиметрдан калынрак булганда, ул хәвефсез дип санала. Шугалак ясау өчен боз катламы 12 сантиметрдан да юка булмаска, җәяүле кичү өчен – 15, автомобильләр үтү өчен 30 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Административ хокук бозулар кодексының II өлеше 3.10 маддәсе нигезендә калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган бозга кергән физик затларга административ җаваплылык каралган, ул – кисәтү, яисә 1,5 – 2 мең сум күләмендә штраф.
Кагыйдә буларак, сулыклар тигез туңмый, боз башта яр буенда, сай урыннарда, җилдән ышык култыкларда, аннан соң гына су уртасында барлыкка килә.
Калын булмаган боз аша чыгарга туры килгәндә инде салынган сукмаклардан барырга кирәк. Ә сукмак булмаса, кул астындагы әйберләр (колга, таяк һ.б.) ярдәмендә бозның ныклыгын тикшереп карау зарур. Бозның нык түгеллеген күрәсез икән, алга баруны туктатып, үз эзләрең буенча кире кайту мәслихәт. Беренче адымнарны ясаганда аякларны боз өстеннән шудырып кына барырга киңәш ителә. Хәвефле урыннарны - тиз агымлы, чишмәләр типкән, куаклар, үлән өскә калкып торган җирләрне әйләнеп үтү яхшы.
Яшькелтрәк төстәге, калынлыгы ким дигәндә 7 сантиметр булган боз хәвефсез санала. Боз өстеннән төркемләп чыкканда берең артыннан берең 5-6 метр ара калдырып бару, алда атлаучыга кичекмәстән ярдәмгә килергә әзер булу мәслихәт. Чаналарда, я бүтән җайланмаларда йөк алып чыкканда, аларның боз өстенә таяну мәйданын мөмкин кадәр зуррак итү зарур.
Сулыкларда тимераякта шуу бозның ныклыгын тикшергәннән соң гына рөхсәт ителә. Бозның калынлыгы 12 сантиметр-дан ким булмаска, ә күп кеше шуганда ул 25 сантиметрга җитәргә тиеш.
Балык тотканда бер тирәдә күп бәкеләр тишәргә, бозда сикерергә һәм йөгерергә, күпләп җыелырга ярамый. Һәр балыкчыга үзе белән коткару чарасы, шулай ук 12-15 метр озынлыктагы һәм бер башына 400-500 граммлы авырлык беркетелгән, икенче башына элмәк ясалган бау алырга киңәш ителә.
Әгәр сез боз ватылу нәтиҗәсендә салкын суга чумгансыз икән, паникага бирелә күрмәгез. Тыпырчынмагыз, бөтен гәүдәгез белән боз кырыена таянмагыз, башыгыз белән суга чуммас өчен кулларыгызны җәегез. Терсәкләрегез белән бозга таянып, гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп, бер аягыгызны боз өстенә ташларга тырышыгыз, гәүдәгез белән борылып икенче аягыгызны да алыгыз һәм, боз өстенә тәгәрәп, бу хәвефле урыннан ераграк шуышыгыз.
Балыкчылар бозда күп җыела торган урыннарда җирле үзидарә органнары коткару постлары куярга, аларны коткару чаралары белән җиһазларга тиеш.
Кемнеңдер боз астына төшеп киткәнен күрәсез икән, аңа ярдәмгә икедән артык кеше ташланырга тиеш түгел. Эчкә ятып, сулык янына шуышып килергә, суга төшеп киткән кешегә таяк, бау, каеш, шарф кебек әйберләр сузып, тартып чыгарырга кирәк.
Ә инде судан чыгаргач, беренче эш итеп, «112» телефонына шылтыратып, «ашыгыч ярдәм» чакырырга; кешене җилдән ышык урынга күчерергә, юеш киемен салдырып, коры кием кидерергә, одеялга төрергә; әгәр ул аңында икән, аңа кайнар чәй, кофе бирергә, тәненә җылыткыч (җылы су салынган шешә, фляга һ.б.) куярга, учакта кыздырылган ташларга якынрак утыртырга (яткырырга) кирәк.
Истә тотыгыз: суның температурасы плюс 2-3 градус булганда, кешенең суда 10-15 минут торуы аның гомерен куркыныч астына куя. Ә инде суның салкынлыгы минус 2 градус икән, 5 -8 минут дигәндә, кеше туңып үләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа