Сагынып көттек ел буе...
Яңа ел бәйрәмен хәвеф-хәтәрләрсез, күңелле итеп үткәрим дисәң, һичшиксез,түбәндәге саклык чараларын күрергә кирәк. *Чыршыны ышанычлы урынга, ботаклары стенага, түшәмгә тиеп тормаслык итеп, электр приборларыннан мөмкин кадәр ераграк арага урнаштырыгыз. *Чыршының төбен юеш ком тутырылган чиләккә утыртыгыз, кипкән саен аны чылатып торыгыз, Әгәр чыршы бөтенләй кипкән икән, ул бик тиз кабынып...
Яңа ел бәйрәмен хәвеф-хәтәрләрсез, күңелле итеп үткәрим дисәң, һичшиксез,түбәндәге саклык чараларын күрергә кирәк.
*Чыршыны ышанычлы урынга, ботаклары стенага, түшәмгә тиеп тормаслык итеп, электр приборларыннан мөмкин кадәр ераграк арага урнаштырыгыз.
*Чыршының төбен юеш ком тутырылган чиләккә утыртыгыз, кипкән саен аны чылатып торыгыз, Әгәр чыршы бөтенләй кипкән икән, ул бик тиз кабынып китәргә мөмкин, шуңа да чыгарып ташлау хәерле булыр.
*Чыршыда бенгаль утлары, шәмнәр кабызмагыз. Үзегез ясаган гирляндалар элмәгез, шартлаткычларны чыршыга каратып шартлатмагыз
*Төсле утлары кабызылган чыршы янына балаларны ялгыз гына җибәрмәгез. Ул бүлмәдән чыкканда, утларны сүндерергә онытмагыз
*Чыршыдан бик ерак булмаган җирдә комлы капчык, яисә сулы чиләк торсын; иске япма, электр фонаре әзер торсын.
*Электр гирляндасына ут каба икән, аны тиз генә розеткадан тартып алырга, электр калканындагы автоматны сүндереп куярга кирәк.
*Ялкын өскә үрләмәсен өчен, чыршыны аударырга (ул чын чыршы булса), өстенә алдан әзерләнгән япманы капларга, аннары су я ком сибәргә кирәк. Ә синтетик материалдан эшләнгән ясалма чыршы бик тиз яна һәм ул арада агулы матдәләр бүлеп чыгара, Андыйларны су белән сүндерергә ярамый, япма я одеал каплап, өстенә ком сибәргә кирәк.
*Билгеле, мондый очракларда балалалрны тиз генә бүлмәдән чыгарып җибәрү, ярдәмгә күршеләрне һәм янгын сүндерүчеләрне чакыру мәҗбүри.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, бәйрәмнәрегез тыныч узар, яңа ел яңа бәхетләр генә алып килер.
Лилия КӘРИМОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа