Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Рус телле балаларга татар телен өйрәтүче яңа дәреслекләр комик персонажлар белән бизәлгән

"Сәлам" методикасы буенча төзелгән бер дәреслекне бизәү өчен бер ел вакыт кирәк булган. (Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән "Сәлам" уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр,...

"Сәлам" методикасы буенча төзелгән бер дәреслекне бизәү өчен бер ел вакыт кирәк булган.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Рус телле балаларга татар телен өйрәтү өчен тәкъдим ителгән "Сәлам" уку-укыту методик әсбаплар бизәлешендә һәм материалларның бирелешендә балалар күреп өйрәнгән комик персонажларның рәсемнәре кулланылган. "Балаларның игътибарын текстлар, кагыйдәләр генә түгел, рәсемнәр, төсләр дә җәлеп итәргә тиеш", - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә дәреслекләрне бизәгән "Теория" дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.

"Дәреслекләрне чит ил китапларына, инглиз дәреслекләренә карап эшләдек. 1 сыйныфлар өчен дәреслек гел рәсемнәрдән генә тора. Бу уен формасы. Ул балаларда телгә мәхәббәт уята. 2 сыйныфлар дәреслегендә текстлар булса да, алар иллюстрацияләр белән бизәлгән. 3, 4 сыйныфта аңлауны камилләштерү өчен текстлар фото-видео материаллар белән бирелә", - дип сөйләде Әюпов.

"Дәреслекләрне бизәгәндә конкрет төсләргә тукталдык. Сары икән - сары, яшел икән - яшел, аларның ниндидер төсмерләре кулланылмады. Кеше рәсемнәрен ясаганда, балаларга мультфильмнар аша таныш комик геройларны алдык", - диде дизайн студиясе җитәкчесе.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә 30 кешедән торган коллектив эшләгән. "Бер китап тышлыгын ясау өчен бер көн вакыт китә. Ә бер китапны бизәү өчен бер ел кирәк булды. Китап тышлыгына китап эчтәлегенә кертелгән персонажларны чыгардык. Ул балаларны тиз җәлеп итә", - диде Илдар Әюпов.

"Сәлам" дәреслеген бизәү - студиянең дәреслек ясауда беренче генә тәҗрибәсе түгел. "Инглиз укучылары өчен татар теле эшләгән идек. Кызганычка, ул басылып чыкмады", - диде Әюпов.

"Сәлам" - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлгә куйган проект, яңа буын дәреслек комплекты. Аның үзенчәлеге - коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә игътибарны җәлеп итү. "Сәлам" методикасы төп игътибарны уенга юнәлтә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/16/158159/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса