Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Актуаль тема

Рус балалары татар теленнән БДИ тапшыра алырмы?

Бу сорау рус милләтеннән булган ата-аналарны гына түгел, ә бәлки татар җәмәгатьчелеген дә уйга сала. Әмма аны тапшырырга кирәк - рус теле белән тигез хокуклы дәүләт телен өйрәнү балаларга иң югары дәүләт органнарында эшләргә мөмкинлек ача.

Гөлзирә Хәбибуллина,
3 нче урта мәктәпнең милли мәгариф мәсьәләләре буенча директор урынбасары.

Рус балалары татар теленә тискәре карашта дип һич кенә дә әйтә алмыйм. Хәзер аларны икетеллелек белән шаккатырып булмый. Киресенчә, алар моны тормышта кирәкле нәрсә дип кабул итә. Моны бүген милли хәрәкәтнең казанышы дип әйтергә мөмкин, һәм без аңа 90 нчы еллардан башлап, бүгенге көнгәчә һәр дәрес барышында куйган тырышлыгыбыз бәрабәренә ирештек. Һәм, минем уйлавымча, татар теленнән имтиханны кертү бу юлда алга таба тагын бер адым булачак.

Шул уңайдан, рус мәктәбендә 23 ел буена эшләгән дәвердә туган кайбер фикерләрем бар. Хәзерге БДИ рус теле үрнәгендә төзелгән һәм грамматик категорияләрне яттан белүне таләп итә. Бала дөрес язу кагыйдәләрен яттан беләме, грамматик категорияләрнең кайсысын үзләштермәгән - миңа калса, чыгарылыш имтиханын боларны ачыклауга гына кайтарып калдырырга кирәкми. Монда без чит телләр тәҗрибәсен куллансак, күпкә отышлырак булачак. Аларда, мәсәлән, сөйләм үрнәкләрен тыңлау һәм кыскача эчтәлеген сөйләү (аудирование) компоненты бар. Һәм шуның нәтиҗәсендә, бала, гәрчә татар теленең грамматик категорияләрен тирәнтен белмәсә дә, яхшы гына балл җыя. Безгә дә шуны кертү отышлы булыр иде. Һәм бу безнең максатка ныграк ярашлы: вазифалы урынны биләгән һәр кеше, нинди милләттән булса да, татарча сөйләмне аңласын.

Гаять сабыр акыл белән хәл ителергә тиешле сорау бу. Бу хакта башка укытучыларның да фикерен ишетү кызыклы.
/Фикерләрегез белән "Бөгелмә авазы" сайтында уртаклаша аласыз/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса