Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Рухият: сәяхәт һәм бәйрәмнәр

ҮЗӘК КИТАПХАНӘНЕҢ уку залында Бөгелмә медицина училищесында белем алучы студентлар өчен "Веста" клубы үзенең эшен башлап җибәрде. Быелгы беренче очрашу халыкларыбызның традицион зур бәйрәмнәренә - Пасха, Раштуа, Корбан бәйрәме, Масленица, Яңа ел, Венеция карнавалына багышланды. Дөньяви һәм дини бу бәйрәмнәр каян килеп чыкканнар, тамырлары кая барып тоташа? Бу бәйрәмнәрдә бүләкләр...

ҮЗӘК КИТАПХАНӘНЕҢ уку залында Бөгелмә медицина училищесында белем алучы студентлар өчен "Веста" клубы үзенең эшен башлап җибәрде. Быелгы беренче очрашу халыкларыбызның традицион зур бәйрәмнәренә - Пасха, Раштуа, Корбан бәйрәме, Масленица, Яңа ел, Венеция карнавалына багышланды.

Дөньяви һәм дини бу бәйрәмнәр каян килеп чыкканнар, тамырлары кая барып тоташа? Бу бәйрәмнәрдә бүләкләр бирергәме, бирелсә, аларны ничек сайларга? Аларны гаилә беләнме, әллә дуслар белән күмәкләп үткәрергәме? Болар - әлеге очрашуда тикшерелгән сорауларның бер өлеше генә. Студентлар белән бергәләп күп сорауларга җаваплар эзләдек, ачыкладык, күбесенә җаваплар да табылды.

"Шатлык керсен һәр йортка" дигән темага оештырылган китап күргәзмәсе дә бәйрәмнәр турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар табарга ярдәм итте, төрле милли һәм традицион ризыкларның рецептлары исә күпләрнең күңеленә хуш килде, бәйрәмнәр турындагы очрашуның бәйрәмчә рухта узуына булышлык итте.

Светлана КЛЕЦОВА,

үзәк китапханә белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса