Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Рухият: сәяхәт һәм бәйрәмнәр

ГАИЛӘ КИТАПХАНӘСЕНДӘ "Франциядә шундый тылсымчы яшәгән" дигән темага әдәби викторина уздырдылар. Шунысы үзенчәлекле, Шарль Перроның тууына 390 ел тулуга багышланган бу чара Кызыл Армия урамындагы С. Морозов исемендәге ял паркында узды. Балалар кышкы гүзәл табигать кочагында танылган француз әкиятчесенең мавыктыргыч иҗат дөньясына сәяхәт кылдылар. Бирегә шулай ук Кызыл калфаклы кыз...

ГАИЛӘ КИТАПХАНӘСЕНДӘ "Франциядә шундый тылсымчы яшәгән" дигән темага әдәби викторина уздырдылар.

Шунысы үзенчәлекле, Шарль Перроның тууына 390 ел тулуга багышланган бу чара Кызыл Армия урамындагы С. Морозов исемендәге ял паркында узды. Балалар кышкы гүзәл табигать кочагында танылган француз әкиятчесенең мавыктыргыч иҗат дөньясына сәяхәт кылдылар.

Бирегә шулай ук Кызыл калфаклы кыз да, Итекле Мәче дә, Гүзәл Фея да килгәннәр иде - һәммәсе дә балалар өчен ярышларны, викториналарны кызыклы итеп үткәрүгә үзләреннән өлеш керттеләр, "Кызыл Калфак һәм Соры Бүре", "Әбигә - күчтәнәч" кебек хәрәкәтчән уеннар оештырдылар.

Китапханә хезмәткәрләренә Һ. Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары бик булышты.

Очрашу ахырында балалрга татлы күчтәнәч - "Красная Шапочка" кәнфитләре таратылды.

Галина САДЫЙКОВА,
гаилә китапханәсе мөдире.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса