Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде.
Актуаль тема

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны өйдә калырга өндәде.

ТР Президенты үз Instagram ында үзизоляциядәге гаиләләрне сурәтләгән рәсемнәр бастырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram ында гаилә көнкүрешенең рәсемнәрен #ОставайтесьДома хэштегы белән бастырып чыгарды.

Беренче рәсемдә дүрт кешелек гаилә сурәтләнгән: әтисе белән улы шахмат уйныйлар, янәшәдә генә балалар кәнәфиендә кечкенә кызлары утыра, ә әниләре өстәл янына зур бәлеш алып килә.

Икенче рәсемдә парлап коймак пешерәләр, өченчесендә — ноутбукта нәрсәдер карап, өчпочмак ашый.

"Өйдә утырабыз, Рөстәм Нургалиевич, барлык язылучыларга да киңәш итәбез", "Ничек тәмле ашыйлар", "Әйе, менә бу минеке, мин үз өемне яратам", - дип яздылар Татарстан Республикасы Президентына язылучылар үз шәрехләрдә.