Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Рөстәм Миңнеханов: "Covid-19 буенча авыруның иң югары ноктасына җитмәдек әле".

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркынычларга тулысынча әзер.

Татарстан әлегә коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларын әлегә йомшарта алмый, чөнки республикада авыруның иң югары ноктасы җитмәгән әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 


«Авыруның иң югары ноктасына җитмәдек әле. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка регионнарга китә. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без әлегә безнең чикләү чараларын йомшарту ягына хәл итә алмыйбыз. Мин рәсми рәвештә Татарстан халкына мөрәҗәгать итәм - болар барысы да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның саулыгы өчен эшләнә. Һәр инфекцияле кеше – башка кешеләр өчен куркыныч", - диде ул. 


ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.

"Белгечләр безнең әле “пик”тан ерак икәнне раслый. Математика модельләре дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма без үзебезгә никадәр катгыйрак якын килсәк, югалтуларыбыз да шулкадәр азрак булачак", - дип аңлатты республика җитәкчесе.


Шуның белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау системасының яңа куркыныч янауга тулысынча әзер булуын, предприятиеләр, шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә кирәкле эшнең тиешенчә оештырылуын билгеләп үтте.

«Кичә без Түбән Кама районында ике эре производство эше белән таныштык. Проблеманың җитдилеге аңлашыла. Мин барлык коллегаларыбызга да рәхмәт белдерәм. Хокук саклау системасына – Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм башка структураларга аеруча зур авырлык төшә. Без күрергә мәҗбүр булган чараларның барысына да ошап бетмәве дә аңлашыла", - дип басым ясап әйтте республика җитәкчесе. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса