Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәнең коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшырды

2 махсус техниканы Бөгелмә районына тапшырдылар. Ачкыч тапшыру тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты.

Казанда Меңьеллык мәйданында республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Татарстанның коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә 46 махсус машина тапшырылды: самосваллар, автогрейдерлар һәм тракторлар. 2 махсус техниканы Бөгелмә
районына тапшырдылар. Ачкыч тапшыру тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты.
2018 елда
барлыгы махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган.
«Республикада коммуналь хезмәтләребезнең автомобиль паркын яңарту буенча системалы эш алып барыла. Моңарчы 200 берәмлек техника тапшырылган иде. Моннан тыш, 80ләп „КАМАЗ“ автомашинасы ремонтланган. Бу эш кешеләрнең кәефе әйбәт булсын өчен: юллар вакытында чистартылсын һәм ремонтлансын, кирәкле хезмәтләр күрсәтелсен өчен киләчәктә дә дәвам итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртәбез, 2017 елда муниципалитетларга шулай ук 207 берәмлек махсус техника тапшырылган булган.
ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Фото ТР Президентының рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса