Россиядә ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. "Известия" газетасы язганча, мондый тәкъдимне Халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру стратегиясе авторы - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән.
"Ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүне нәтиҗәле булыр, дип исәплибез. Әлеге карарны ничек тормышка ашыруны Минздрав башка ведомстволар белән бергәләп хәл итәчәк", - дип ачыклык керттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәүләт профилактикалау медицинасы фәнни-тикшеренү үзәге матбугат хезмәтендә.
Стратегияне әзерләү буенча эш дәвам итә. Әлеге эш тәмамлангач, Стратегияне ведомстволар белән килештеререгә тиешләр. Аннан соң ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны ничек итеп чикләү мәсьәләсен хәл итәчәкләр.