Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе директоры Роман Вильфанд Россиядә якын арада өермәле давыл булу ихтималын әйтә, шулай ук июльдә боз, көчле яңгыр, көчле җил, яшен дә көтелә.
Мәскәү дәүләт университеты география факультетының метеорология һәм климатологиия кафедрасы фәнни әйдәп баручы хезмәткәре Михаил Локощенко эссе җәйнең булмаячагын белдерә, ул россиялеләргә җылы киемнәрен һәм җылыткычларын ерак яшермәскә киңәш итә.
Белгечләр фикеренчә, Россиядәге салкын җәй Үзәк Европадагы дәвамлы тотрыклы антициклон белән бәйле.