Россия Хөкүмәте Татарстанга 45 торак сертификаты бүлеп биргән
Россиядә барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла. (Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хөкүмәте "Россиядә уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында 2018 елда Татарстанга 95 млн 121 мең сумлык 45 торак сертификаты бүлеп биргән. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев...
Россиядә барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла.
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хөкүмәте "Россиядә уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү" дәүләт программасы кысаларында 2018 елда Татарстанга 95 млн 121 мең сумлык 45 торак сертификаты бүлеп биргән. Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.
Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителгәнчә, быел барлыгы 14,87 млрд сумлык 7273 дәүләт торак сертификаты бирергә планлаштырыла.
Хәрбиләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, Чернобыль АЭС һәм "Маяк" та радиациягә дучар булучылар, күчеп килергә мәҗбүр булучылар, Ерак Төньяктан кайтучылар, шулай ук ябык административ-территориаль берәмлекләрдән күчерелгән кешеләр торак шартларын яхшыртачак.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/02/157236/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа