Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге оператив мәгълүматы.
Актуаль тема

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге оператив мәгълүматы.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге эше турында бүлек башлыгы урынбасары Сергей Анисимов сөйләде.

 - Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге, шәһәргә керүче һәм китүче автомашиналарны тикшерү буенча – санкцияләнмәгән хәрәкәтләргә юл куймас өчен 1 апрельдән  8 постта тәүлек буе эшли башлады. Бу вакыт эчендә барлыгы  20 332 граждан һәм 135 589  транспорт чарасы тикшерелде. 759 берәмлек транспортта йөрү чикләнде, шуларның 38е – автобуслар, 236сы – йөк машиналары, 485е – җиңел машиналар.

- 29 административ материал ачыкланды, аларда   халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге өлешендә административ законнарны бозу билгеләре бар. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.3нче маддәсе буенча 30 беркетмә төзелде.

- Балигъ булмаган балаларның ата-аналарына карата 24 беркетмә төзелде. Аларның барысы да балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелде.

- Фейк мәгълүматының таралу очраклары теркәлмәде.