Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Россия буенча авырулар саны 308 мең кешедән артып китте.

Зарарлану статистикасында Казан алда бара.

Короновируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, Татарстанда ачыкланган 75 очракның 2се – читтән кертелгән, 73е – элемтә нәтиҗәсендә эләккән. 27 кеше хастаханәгә салынган, 48 кеше, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булганга,  өйдә дәвалана.

         Иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькә кадәрле төркемдә – 24 кеше, икенче урында 50дән 60 яшькә кадәрле ләр – 16, өченче урында 18дән 30 яшькә кадәрге төркем – 14 кеше.

         Иң күп чир йоктыручылар – казанлылар: 63 кеше. Апас районында 5 очрак ачыкланган. Биектау районында – 3,  Чүпрәледә  –2, Питрәч һәм Кайбыч районнарында – берәр кеше.

         Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 151 кеше хастаханәдән терелеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2VtzqukJcA1