Россия Банкы әйләнешкә 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә чыгарды.
925 пробалы (31,1 грамм чиста көмеш) тәңкәнең уң ягында – РФ Дәүләт гербы.
Икенче ягында – рельефлы сурәтләр: традицион татар костюмнары кигән милли бию башкаручы яшьләр. Икенче планда – Казан Кремле. Тәңкәнең өске өлешендә Татарстан гербы лазерлау техникасында башкарылган, дип хәбәр итә Россия Банкының матбугат хезмәте. Тәңкә «пруф» сыйфатында ясалган (тәңкәләрне чүкеп яхшы сыйфатлы бизәк төшерү технологиясе).
«Россия Банкының истәлекле тәңкәләрендә Татарстан өчен әһәмиятле вакыйгалар, аның мәдәнияте һәм уникаль архитектура һәйкәлләре чагылыш тапкан. Быел республика оешуның 100 еллыгына багышланган тәңкә чыгарылды, анда шулай ук татар мәдәниятенең бер элементы – халык биюе сурәтләнгән», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Үзәк банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Төрле елларда Россия Банкы Татарстан һәм Казанга багышланган 20дән артык истәлекле тәңкә чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа