Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Роспотребнадзор мәктәп формасының нинди булырга тиешлеген белдерде

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп формасы сайлаганда аның составына һәм үлчәменә карата игътибарлы булырга тәкъдим иткән. Бу хакта идарә тармагы сайтында белдерелгән. "Мәктәп формасын сатып алганда, балагызга утырганда һәм йөргәндә дә уңайлы булган үлчәмне сайлагыз. Бала озак вакыт мәгариф учреждениесендә кия торган кием...

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәктәп формасы сайлаганда аның составына һәм үлчәменә карата игътибарлы булырга тәкъдим иткән. Бу хакта идарә тармагы сайтында белдерелгән.

"Мәктәп формасын сатып алганда, балагызга утырганда һәм йөргәндә дә уңайлы булган үлчәмне сайлагыз. Бала озак вакыт мәгариф учреждениесендә кия торган кием табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш", - диелгән хәбәрдә.

Дөрес сайланмаган мәктәп формасы тире авырулары да китереп чыгарырга мөмкин.

Роспотребнадзор белгечләре җитештерүче тамгасын өйрәнергә тәкъдим итә. Тукыма яртылаш кына булса да табигый материаллардан булырга тиеш. Көз һәм яз өчен мәктәп формасы мамык һәм җитеннән торса яхшы, ә кыш өчен - йон һәм кәшемир. Формада синтетик материал 55 проценттан артмаска тиеш.

Роспотребнадзор форманың төсе мәктәп кагыйдәләренә туры килергә һәм ата-аналар балаларның теләген дә исәпкә алырга тиешлеген ассызыклый. Киемнән ниндидер ис килергә тиеш түгел, ә сатучы һәр эшләнмәгә декларация һәм сертификат күрсәтергә бурычлы.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6