Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Роскомнадзор ВКонтакте, Twitter, Facebook соцчелтәрләрен блокировкалауга аңлатма биргән

Ведомство хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрнең ip-адреслары блокировкадан азат, ә реестрга эләгү система эшенең үзенчәлекләре белән бәйле.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Роскомнадзор социаль челтәрләрнең ip-адреслары блокировкаланмавы хакында белдергән. Бу хактагы хәбәр ведомствоның «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә дөнья күргән.

«Гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән Россия һәм чит ил социаль челтәрләре ip-адресларының блокировкалануы хакындагы хәбәрләргә бәйле рәвештә, шуны белдерәбез: социаль челтәрләрнең ip-адреслары блокировкадан азат», - диелә хәбәрдә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, кайбер ip-адресларның кыска гына вакытка реестрга эләгүе «система эшенең технологик үзенчәлекләре» белән бәйле. Элемтә операторларына социаль челтәрләргә керүне чикләү максатыннан әлеге адреслар җибәрелмәгән, дип ышандырганнар Роскомнадзорда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса