Р.Миңнеханов катнашында узачак "Перезагрузка" бизнес-форумы онлайн күрсәтелә
"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Бүген Казанда Баскет-холлда эшмәкәрләр өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" булачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бизнес-форумы трансляциясе интернетта онлайн алып барылачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. "Перезагрузка" -...
"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла.
Бүген Казанда Баскет-холлда эшмәкәрләр өчен белем бирү форумы - "Перезагрузка" булачак. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бизнес-форумы трансляциясе интернетта онлайн алып барылачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Перезагрузка" - эшмәкәрлек компетенцияләрен үстерү буенча дөньядагы иң эре форум. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Максаты - Россия икътисадын һәм бизнесны яңа дәрәҗәгә күтәрү.
Онлайн-трансляция Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында һәм түбәндәге сылтама буенча https://www.youtube.com/synergytvru булачак. Башлана: 10.30 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа