Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Революциянең 100 еллыгын билгеләп үтәбез

Илебезнең тарихи да, бер үк вакытта бөек тә булган тарихи вакыйгалары кешеләрнең каһарманлыгы булып, халык хәтерендә уелып калган һәм хатирәләр җуелмыйча, буыннардан-буыннарга тапшырылып, гасырлардан-гасырларга күчеп килә, саклана. Тарихта Россиядә генә түгел, ә бөтен дөнья тормышында кискен борылыш ясарга мәҗбүр иткән хәлиткеч вакыйгалар бик күп булган. Шуларның берсе - 1917 елгы...

Илебезнең тарихи да, бер үк вакытта бөек тә булган тарихи вакыйгалары кешеләрнең каһарманлыгы булып, халык хәтерендә уелып калган һәм хатирәләр җуелмыйча, буыннардан-буыннарга тапшырылып, гасырлардан-гасырларга күчеп килә, саклана. Тарихта Россиядә генә түгел, ә бөтен дөнья тормышында кискен борылыш ясарга мәҗбүр иткән хәлиткеч вакыйгалар бик күп булган. Шуларның берсе - 1917 елгы инкыйлаб. Быел без аның 100 еллыгын билгеләп үтәбез.

Бу көн - Бөек Октябрь социалистик революциясенең ХХ гасырның иң әһәмиятле, иң олы вакыйгаларыннан берсе икәнлеге турында тагын бер кат уйлану өчен менә дигән форсат. Моннан йөз ел элек булган әлеге вакыйгага мөнәсәбәт һәм карашлар төрледән-төрле, шул исәптән каршылыклы булуга карамастан, җир шарында яңа гадел җәмгыять төзергә омтылыш ясауның Россиянең тарихи үсеш юлын тамырдан үзгәртүен, бөтен планетабыз халыклары тормышына әйтеп бетергесез зур йогынты ясаганлыгын танымый мөмкин түгел.

Хәтерсезлек, үткәннәрне оныту - коточкыч диагноз. Хәзер әнә Украинада Ленинның гына түгел, ә жуковка, разведчик Кузнецовка куелган һәйкәлләрне дә җимерәләр. Ә бит һәйкәл - халык кичергән теге яки бу дәвернең чынбарлыгын чагылдыра торган телсез шаһит ул. Һәйкәлләрне җимерү - үз тарихыңның бер өлешеннән баш тарту дигән сүз. Моңа һич кенә дә юл куярга ярамый. Тарих укытучы түгел, остаз ул - ул, аңламаган кешегә берни дә өйрәтми, әмма аның сабакларын онытканнарга җәзасын рәхимсез бирә.

Менә шуңа күрә дә Бөгелмәнең Туган якны өйрәнү музее тарих сабакларын яшь буынның аңына ныклап сеңдерү өстендә эзлекле эш алып бара. 3, 9, 11, 12, 13 нче урта мәктәпләр, 14 нче гимназия укучылары, музейда булып, революция дәверенә багышланган, шул вакытның дәһшәтле вакыйгаларын чагылдырган тематик экскурсияләрдә йөрделәр. Хәзер алар: "Әлеге вакыйгалар туган илебез, шул исәптән безнең шәһәребез тарихында нинди чагылыш тапкан, нинди эз калдырган?" - дигән сорауларга тулы җавап бирә алалар.

С. ЯКУПОВА,

музей әйберләрен исәптә тоту буенча белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса