Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган

Татарстанда 22 Яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, шуларның 1се – читтән кертелгән, 21се – элемтәләр нәтиҗәсе.

6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 16е өйдә дәвалана.

18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 4
30 яшьтән 50 яшькәчә – 7
50 яшьтән 60 яшькәчә – 6
60 яшьтән 70 яшькәчә – 4

70 яшьтән 80 яшькәчә – 1

Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 14, Нурлатта – 5, Кама Тамагы, Лаеш, Спас районнарда  1әр очрак.

9 сентябрьгә Татарстанда барлыгы 6 740 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 563 кеше терелгән, шул исәптән 16е – узган тәүлектә.

9 сентябрьдә  COVID-19дан 66нчы үлем очрагы теркәлгән. Казан шәһәрендә яшәүче 1954 елда туган хатын-кыз 12нче номерлы хастаханә базасындагы вакытлыча йогышлы госпитальгә яңа коронавирус йогышы белән барлыкка килгән ике яклы пневмония белән китерелә. Хәле йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системаларының хроник авыруларының кискенләшүе аркасында катлаулана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

1934 елда туган ир ике яклы пневмония белән республика клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә салына. Хроник авыруларның кискенләшүе нәтиҗәсендә хәле начарланды. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса