Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Республикада «Covid-19»дан 2 үлем очрагы расланды

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

1936 елгы Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыз 14 июльдә үпкә ялкынсынуының уртача авыр формасы белән йогышлы хастаханәгә озатыла. Тикшерү барышында яңа коронавирус инфекциясе табылган. Хроник йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында, пациентның хәле авырлаша. 20 июльдә ул вафат була.

23 июльдә Казанның 18нче ъзәк шәһәр клиник хастаханәсенә 1957 елгы, ике яклы үпкә ялкынсынуы һәм яңа коронавирус инфекциясе булган ир-ат салына. 25 июльдә, үпкәсе һәм баш мие шешеп, ул вафат була.Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.

Шулай итеп, Татарстанда коронавирстан үлүчеләрнең гомуми саны 45 кешегә җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса