Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Республика ярдәме белән

Узган шимбәдә - 1 март көнне Бөгелмә мниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов шәһәрдәге эшләр республика программалары нигезендә алып барыла торган төзелеш объектларын карап йөрде.

Руслан Йосыпов,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.

4 нче урта мәктәптә янкорма төзү эшләре дәвам иттерелә. Анда спорт залы, ашханә, уку сыйныфлары булачак. Бу төзелеш эшләре өчен барлыгы
101 миллион сум акча бүленгән.
Мәгариф оешмалары арасында Гашек урамындагы элекке кадет мәктәбендә дә программа нигезендә капиталь ремонт бара. Бу эш белән подрядчы оешма - "ПСБ-2" җәмгыяте шөгыльләнә. Ремонттан соң биредә балалар бакчасы ачу планлаштырыла.
Муса Җәлил урамы, 23 нче йорт адресында урнашкан "Халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге"н ремонтлау өчен 13 360,00 мең сум акча бүленгән. Эшләрне җаваплылыгы чикләнгән "Экология-Строй К" җәмгыяте хезмәтчәннәре алып бара.
Бу көнне район башлыгы караган объектларның соңгысы Герцен урамындагы мунча булды. Яңа директор белән сөйләшү барышында ремонт эшләре җәй көне - июль аенда төгәлләнергә тиеш икәнлеге тәгаенләнде. Илдус Касыймов бу объектның шәһәр халкы өчен аеруча мөһим булуын ассызыклады. Хосусый кулларга тапшырылган очракта да, мунча гадәти режимда эшләячәк, аерым категория гражданнарга тиешле өстенлекләр һәм ташламалардан файдалану хокукы сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса