Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Ренат Акчурин: Татарстанда дәвалау сыйфаты Мәскәүдәгедән берни белән дә аерылмый

Россия Медицина фәннәре академиясе академигы табиблар белән катлаулы клиник очраклар хакында фикер алышты һәм пациентларга консультация бирде. (Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кардиохирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин Казандагы Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә сәфәре вакытында Татарстан һәм Мәскәүдәге дәвалау сыйфатын чагыштырды. «Шуны ышанып әйтә...

Россия Медицина фәннәре академиясе академигы табиблар белән катлаулы клиник очраклар хакында фикер алышты һәм пациентларга консультация бирде.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кардиохирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Ренат Акчурин Казандагы Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә сәфәре вакытында Татарстан һәм Мәскәүдәге дәвалау сыйфатын чагыштырды.

«Шуны ышанып әйтә алам: Татарстанда дәвалау сыйфаты Мәскәүдәгедән бер ягы белән дә аерылмый. Мәскәү һәм Татарстандагы табибларның хезмәт хаклары арасында берникадәр аерма бар, әлбәттә. Әмма бу мәсьәләне бездән башка гына хәл итәрләр дип өметләнәм», - диде Ренат Акчурин.

Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә профессор клиника кардиохирурглары консилиумында катнашты. Белгечләр үзәк пациентлары белән бәйле катлаулы очраклар хакында фикер алышты. Акчурин шулай ук клиника пациентларына консультация бирде.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/29/156960/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса