17 февральдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үт-кән атналык республика киңәшмә-сендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы минис-тры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, быел республикада капиталь ремонт ясалырга тиешле исемлеккә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күпфатирлы йорт кергән.
Бүгенге көндә әлеге йортларның 578енә проект-смета документлары әзерләнгән. ТР Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча,...
17 февральдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үт-кән атналык республика киңәшмә-сендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы минис-тры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, быел республикада капиталь ремонт ясалырга тиешле исемлеккә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күпфатирлы йорт кергән.
Бүгенге көндә әлеге йортларның 578енә проект-смета документлары әзерләнгән. ТР Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, 28 муниципаль берәмлектәге 179 йортта капиталь ремонт эшләре башланган.
ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2013 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле мәктәпләр исемле-генә 162 объект (Казанның 20 мәктәбе),
7 коррекция мәктәбе кергән. Прог-рамманың гомуми күләме - 2,5 миллиард сум. И. Фәйзуллин сүзләренчә,
конкурс үткәрелгән һәм шуның нәтиҗә-ләре нигезендә "Татинвестграждан-проект" идарәсе белән дәүләт контракты төзелгән. 62 мәктәптә капиталь ремонт башланган.
2013 елда сәламәтлек саклау уч-реждениеләренә ремонт ясау һәм төзү мәсьәләсенә килгәндә, бүген республикада модульле ФАПлар төзелеше өчен 68 мәйдан әзерләнгән, 26 фундамент салынган. Бүгенге көндә 14 районда сәламәтлек саклау учреждениеләре-нә капиталь ремонт ясый башлаганнар.
18 февральдә РФ Хөкүмәтенең Күп-фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, гражданнарны тузган тораклардан күчерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгын яңарту программаларын реформалаштыруга ярдәм итү федераль фондына акчалар бүлеп бирү турында Карарга кул куелды. Шул вакыттан бу акчалар РФ субъектларына җиткереләчәк.
Бөгелмә муниципаль районында 50 күпфатирлы йортның 23ендә төзек-ләндерү эшләре башланган. Техник күзәтчелек ремонт барган объектлар-
ны күз уңында тота. Әлегә документларны тикшерү бара. Дәүләт торак
инспекциясе белгечләре исә, ремонт-ланучы 3 йортта булып, хезмәтне сак-лау таләпләренә туры килмәгән очрак-ларны ачыклаганнар. Кимчелекләр шунда ук төзәтелгән.
Хакимиятнең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча
Әлфия Мостафина әзерләде.