Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

“Радуга” социаль үзәге чаңгыда экскурсия оештырды

Һәр ел фасылының үз хозурлыгы, үз яме бар. Кыш безгә саф һавада рәхәтләнеп сәламәтлекне ныгытырга мөмкинлек бирә. "Радуга" социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге белгечләре кышкы урманга гаилә белән чаңгыда экскурсия оештырдылар. Балалар-яшүсмерләр чаңгы спорты мәктәбе җитәкчелеге (директоры Денис Сергеевич Белов) ярдәме белән 25 бала һәм аларның әти-әниләре кышкы...

Һәр ел фасылының үз хозурлыгы, үз яме бар. Кыш безгә саф һавада рәхәтләнеп сәламәтлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.

"Радуга" социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге белгечләре кышкы урманга гаилә белән чаңгыда экскурсия оештырдылар.

Балалар-яшүсмерләр чаңгы спорты мәктәбе җитәкчелеге (директоры Денис Сергеевич Белов) ярдәме белән 25 бала һәм аларның әти-әниләре кышкы урманның сихри матурлыгына сокланып йөрделәр.

Салкын һавада чаңгы шуу үзе бер рәхәт булса, урман җәнлекләренең эзләрен күзәтү, салкыннан чатнаган агач кәүсәләрендәге "бизәкләр"не барлау икенче бер күңелле гамәл булды. Сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, экскурсиядә булган һәр кеше - олысы-кечесе, бу көнне әллә никадәр файдалы мәгълүмат алдылар, үзләре өчен кызыклы ачышлар ясадылар. Сулышлар да, карашлар да киңәйде, иң мөһиме, гаиләләрдә татулык хисе ныгыды.

Марина ТОКМАЧЁВА,

социаль эшләр белгече.

Светлана Кирдина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса