Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Һәр нәрсәдән хәбәрдар без

Менә әле "Бөгелмә авазы"ның соңгы саннарын карап утырам. Укучылар да күреп-укып торалар, милли басмабыз көннән-көн матурлана, андагы язмалар төрлелеге белән барыбызны да җәлеп итә.

Фәүзия НУРЕТДИНОВА,
тыл һәм хезмәт ветераны.

Газета битләрендәге һәр хәбәр, яңалык үз урынында һәм бик вакытлы бирелә. Без үзебезнең җирлектә яшәүче халыкның тормышы, яшәе-
ше, проблемалары белән дә һәрвакыт танышып торабыз. Милләтебезнең тарихын да хәбәрчеләребез онытмый гына түгел, аны ватмый-сүтми яшь буынга җиткерү өчен даими эш алып бара. Менә әле тагын яңа рубрика ачып җибәрделәр - "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" дип атала ул. Шул чорларны барлау, онытмау, ул дәһшәтле сугыш афәтенең башка кирәк түгеллеген кат-кат искәртеп тору бик мөһим.
Җәмәгатем - Ленинград блокадасын башыннан ахырынача кичкән солдат, яуда алган яралардан вакытсыз вафат булды. Башында граната кыйпылчыгын тыныч тормышта да байтак йөртте ул. Шул куркыныч еллар турында балаларыбызга, оныкларыбызга газета аша Р. Хисамов җиткерде. Бер генә истәлекле вакыйганы да онытмыйсыз. Рәхмәт сезгә, газета журналистлары һәм җәмәгатьчелек хәбәрчеләре, алга таба да эшегездә һәрчак уңышлар юлдаш булсын, сау-сәламәт яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса