Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүгенге көнгә барлыгы 8 мең тоннадан артык хуш исле печән (план - 7600 тонна), 9 мең тонна сенаж әзерләп, саклауга куйган. Бу - 1 баш шартлы терлеккә 10,4 центнер дигән сүз. Берьеллык үләннәргә килгәндә, 9 июльгә булган мәгълүматларга караганда, барлык җыеп алыначак мәйданның 10 процентында...
Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүгенге көнгә барлыгы 8 мең тоннадан артык хуш исле печән (план - 7600 тонна), 9 мең тонна сенаж әзерләп, саклауга куйган. Бу - 1 баш шартлы терлеккә 10,4 центнер дигән сүз. Берьеллык үләннәргә килгәндә, 9 июльгә булган мәгълүматларга караганда, барлык җыеп алыначак мәйданның 10 процентында берьеллык үлән һәм терлек азыгы катнашмасы чабып алынган.
Әлфия МОСТАФИНА.
Җәй башындагы корылык үз эшен эшләде - азык әзерләүчеләрнең җыйган печәне гектардан бер тонна да чыкмый. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар күңелләрдә өмет уятты, эре мөгезле терлекләр өчен тупас азык җитәрлек булыр дип ышандыра белгечләр.
Яфраказык җыю буенча эшләр начар тормый, шәһәр оешмалары авылга ярдәм йөзеннән 110 тоннадан артыграк (план - 294 тонна) терлек азыгы тапшырган инде. Сәламәтлек саклау органнары, мәгариф идарәсе, "Водоканал", ТНГ-Групп" җәмгыятьләре хезмәткәрләре, Бөгелмә УТТ автомобильчеләре һәм башка оешмалар хезмәткәрләре оешкан төстә эшлиләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында төрле үлән җыюны, беренчеләрдән булып, "Рассвет", "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе", "Подгорный", "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьләре төгәлләделәр.
Печән чабуның беренче этабы тәмамланганнан соң бөртекле культураларны эшкәртүгә керештеләр. Һәм бу бик вакытлы, дип әйтәсе килә. Чөнки соңгы көннәрдә бөртеклеләргә төрле бөҗәкләр актив төшә башлады. Әгәр мөһим эшне бүген башкармасаң, иртәгә соң булуы ихтимал, димәк, болай да корылыктан интеккән икмәк уңышыннан бөтенләй мәхрүм калуың бар дип исәпли Бөгелмә игенчеләре. Саннарга килгәндә, чүп үләннәренә каршы эш тулысынча үтәлгән, 63 процент җир корткычларга каршы эшкәртелгән, төрле авырулардан уҗымнарны саклау бүген көн-
үзәк мәсьәлә булып тора.