Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа портал мобиль җайланмалар өчен яраклаштырылган.
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның яңартылган рәсми сайты эшли башлады. Ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: http://president.tatarstan.ru/
Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа портал мобиль җайланмалар өчен яраклаштырылган.
Заманча дизайн нәтиҗәсендә, түбәндәге бүлекләр бар: яңалыклар, көнүзәк вакыйгалар, фото - һәм видеорепортажлар, шулай ук республика лидерының Instagram битендәге фотолары да урын алды. Шулай ук Президентка үз соравыңны бирү мөмкинлеге дә бар.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/30/157010/