Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Полиомиелитка каршы Россия вакцинасы ел ахырына кадәр әзер булачак

Препаратны клиник сынаулар 600дән артык кешедә өч этапта үткәрелә. (Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия галимнәре 2018 ел ахырына полиомиелитка каршы вакцинаны клиника шартларында сынауны төгәлләргә ниятли һәм препаратны теркәү өчен тиешле документлар әзерли. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Фәннәр академиясенең М.П.Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар әзерләү һәм тикшеренү үзәге директоры Айдар...

Препаратны клиник сынаулар 600дән артык кешедә өч этапта үткәрелә.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия галимнәре 2018 ел ахырына полиомиелитка каршы вакцинаны клиника шартларында сынауны төгәлләргә ниятли һәм препаратны теркәү өчен тиешле документлар әзерли. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Фәннәр академиясенең М.П.Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратлар әзерләү һәм тикшеренү үзәге директоры Айдар Ишмөхәммәтов хәбәр итте.

«Гамәлдәге кануннар нигезендә без клиник сынаулар тәмамланганнан соң Сәламәтлек саклау министрлыгына препаратны теркәү өчен документлар пакеты тапшырачакбыз. Препаратны клиник сынаулар 600дән артык кешедә өч этапта үткәреләчәк. Без бу эшне 2018 ел урталарында төгәлләргә ниятлибез», - диде Ишмөхәммәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, хайваннарда (йорт куяны, диңгез дуңгызы, маймыллар) сынаган вакытта вакцина үзенең куркынычсыз булуын күрсәткән.

Тикшеренү үзәгендә әлеге вакцина 10 ел дәвамында әзерләнгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/09/155682/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса