Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Подъездда төтен исе...

Подъездыгызда төтен исе сизәсез икән, кичекмәстән, янгын сүндерүчеләргә шылтыратыгыз.

Гөлчирә ӘБҮЗӘРОВА,
21 нче янгын сүндерү часте инженеры.
 
Төтен бик куе булмаса, чыгып йөри аласыз икән, аның кайдан килүен (квартирданмы, почта тартмасыннанмы) һәм исе буенча нәрсә януын (резина, кәгазь һ.б.) ачыкларга тырышыгыз. Утның да, төтеннең дә бер генә юнәлештә - астан өскә таба күтәрелүен онытмагыз. Ут чыганагын табасыз икән, башта кул астында булган нәрсәләрне файдаланып, аны сүндерергә тырышып карагыз. Мөмкин түгеллеген аңлауга, вакытны сарыф итмичә, йортта яшәүчеләрне кисәтегез һәм подъездданмы, балконнардагы янгын баскычлары ашамы, урамга чыгыгыз. Төтен куе урыннардан тыныгызны кысып, яисә авыз-борыныгызны юеш кулъяулык, тастымал белән каплап узыгыз.
Төтен берәр квартирдан чыга һәм анда кешеләр кычкырган тавышлар ишетелә икән, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ишекне ачып, кешеләрне чыгарырга тырышып карагыз. Онытмагыз, ут алгы бүлмәдә дөрли икән, ишекне бәреп ачуга, аның подъездга, нәкъ менә сезнең өскә ургып чыгуы ихтимал. Тагын шунысын да истә тотыгыз, ишекне ачу эчтә яну процессының көчәюенә китерә.
Квартирыгыздан чыгуга подъездда кара төтен эченә эләгәсез икән, кире квартирыгызга кереп, ишекне тыгызлап ябарга, төтен үтеп керердәй ярыкларны юеш чүпрәк белән капларга кирәк. Аннары инде балконга чыгып, кешеләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырышыгыз.
Зыян күрүчеләр булса, ашыгыч яр-дәм машинасын чакырырга кирәк.
9 катлы йортларның лоджийларында эвакуация очраклары өчен 5 нче каттан башлап, металл баскычлар куелган, аларга чыгу юлларын башка предметлар белән томаламагыз, юлларны ачык тотыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса