Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Үпкәләштән булмас: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен дә пенсиягә чыгу яше бертигез озайтылды

Кичә Дәүләт Думасында пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты кабул ителде.

Өченче укылышта 332 депутат закон проектын хуплаган, 83е каршы чыккан. Яңа кагыйдәләр буенча, 2019 елдан пенсиягә соңрак чыгачакбыз. Закон проекты кысаларында, ир-атлар – 65 яшьтән, хатын-кызлар 60 яшьтән лаеклы ялга китә алачак.

– Пенсиягә чыгу яшен акрынлап арттырачаклар. Иң беренчеләрдән булып пенсия өлкәсендәге реформаны 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызлар үзләрендә сынаячак. Ягъни 2019, 2020 елда пенсиягә чыгарга тиешле кешеләргә ярты елга соңрак пенсиягә чыгу хокукы бирелә. Әйтик, кеше 2019 елның февралендә пенсиягә китәргә тиеш булса, яңа закон проекты буенча, ул августта эшләвеннән туктаячак, – дип аңлаттылар Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсендә.

Иң башта закон проектында хатын-кызларга пенсиягә чыгу яшен 63 яшькә кадәр озайтырга тәкъдим ителгән иде. Әмма халык каршы чыккач, җәмәгатьчелек фикерен тыңлаганнан соң, Россия Президенты Владимир Путин теле мөрәҗәгатендә әлеге закон проектына төзәтмәләр кертеләчәген әйтте. Ахыр чиктә ир-атлар, хатын-кызлар өчен дә пенсиягә чыгу яше 5 елга озайтылды.
Шул ук вакытта, пенсионерларга кагылышлы льготалар саклана, кайбер ташламалар да өстәлгән. Әйтик, ир-атлар – 42 ел, хатын-кызлар 37 ел эш стажы җыйганнан соң, пенсиягә алданрак чыга ала. Пенсиянең тупланма өлеше исә электәгечә, хатын-кызларга – 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән түләнә башлый.

Фото - pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса