ОСАГО: моны һәркем белергә тиеш
Бүген автомобиль сөючеләрнең автограждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү, ягъни ОСАГО полисының кәгазь вариантына уңайлы альтернатива барлыкка килде. Хәзер аны Интернет аша эшләү мөмкинлеге туды. ОСАГО килешүләрен имзаларга лицензияләре булган, Россия Федерациясе территориясендә эшләгән барлык иминият компанияләре дә 2017 елның 1 гыйнварыннан аларны электрон формада да төзергә тиешләр. Татарстанда, өйдән чыкмыйча гына,...
Бүген автомобиль сөючеләрнең автограждан җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү, ягъни ОСАГО полисының кәгазь вариантына уңайлы альтернатива барлыкка килде. Хәзер аны Интернет аша эшләү мөмкинлеге туды. ОСАГО килешүләрен имзаларга лицензияләре булган, Россия Федерациясе территориясендә эшләгән барлык иминият компанияләре дә 2017 елның 1 гыйнварыннан аларны электрон формада да төзергә тиешләр.
Татарстанда, өйдән чыкмыйча гына, ОСАГО иминият килешүләрен кайда сатып алып була һәм нәрсәләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк? Бу турыда без Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы вәкиле Назаров Иван Вячеславович белән сөйләшергә булдык.
-
Иван Вячеславович, электрон формада ясалган һәм иминият компаниясе офисында сатып алынган полислар бердәй хокукка, бердәй көчкә ияме? Сүзне шуннан башлыйк әле.
-
Хәерле көн! Әйе, без күрергә күнеккән кәгазь полис һәм электрон полис закон күзлегеннән караганда абсолют тигез хокукка ия. Аларның шулай ук бәяләре дә бертөрле.
Е-ОСАГО дип аталган полисны Интернетта, бары тик иминият компанияләренең рәсми сайтларында гына алырга була. Компанияләрнең адреслары Россия автоиминиятчеләре берлеге сайтында, шундый исемдәге бүлеккә урнаштырылган. Агентлар һәм башка арадашчылар электрон полисларны сата алмый.
-
Алдан ук, үзең турында мәгълүматны тутырганчы, полисның бәясен белеп булмыймы?
-
Әйе, Россия автоиминиятчеләре берлегенең рәсми сайты autoins.ru га, аның «ОСАГО» бүлегенә керергә кирәк һәм «ОСАГОның бәясен исәпләү» («Расчет стоимости ОСАГО») бүлекчәсендә моның өчен махсус калькулятор бар.
-
Электрон формадагы полисның кәгазьдәгегә караганда нинди өстенлекләре бар?
-
ОСАГО турындагы законга үзгәрешләр кертүнең инициаторы булып Россия Банкы тора. Е-ОСАГО системасын уңайлы булганлыгы өчен тәкъдим иттеләр: кеше озаклап чиратта утырудан котыла, кайчак нигезле, җитди сәбәп булмаган килеш иминият компанияләренең ОСАГО килешүен төзүдән баш тартуларыннан һәм ниндидер өстәмә хезмәт күрсәтүләрне тагуларыннан да коткара. Төп өстенлекләр әнә шулар. Полис бозылган яисә югалган очракта аны шәхси кабинетка кереп яңадан чыгарырга мөмкинлек бар, бу да өстәмә уңайлылык булып тора. Әгәр инде кәгазь полис юк икән, аны смартфон аша кереп карарга, номерын күрергә яисә күрсәтергә була.
-
Интернет аша ОСАГО полисы сатып алу өчен нинди документлар таләп ителә?
-
Полисны офиска килеп алганда нинди документлар кирәк булса, электрон формадагысын алу өчен дә шундый ук документлар таләп ителә: паспорт, машина йөртүче таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турындагы документлар һәм инде өч елдан артык йөргән автомобильләр өчен диагностик карта кирәк булачак.
-
Беренче гамәл нинди булырга тиеш?
-
Беренчедән, иминият компаниясен сайларга кирәк. Алга таба эшчәнлекнең әлеге төрен башкаруга аның рөхсәте барлыгын тикшерегез. Бу шулай ук полисны офиста сатып алган очрак өчен дә актуаль. Моны Россия Банкы сайтында яисә алдарак әйтеп үткән Россия автоиминиятчеләре берлеге сайтында карарга була.
Аннан соң иминият компаниясе сайтында теркәлү узарга кирәк. Сез шәхси кабинетка керү өчен логин һәм пароль алачаксыз. Аларны электрон почтагызга яисә СМС белән җибәрәчәкләр.
Алга таба сезне электрон полис алу өчен иң җаваплы адым көтә - игътибар белән, дөрес һәм пөхтә итеп, гариза тутырырга кирәк булачак.
-
Моны бөтен кеше башкара аламы соң?
-
Кулланучыларның күпчелеге өчен ОСАГО полисын электрон формада алу яңа төр хезмәт күрсәтү булып тора. Автомобиль хуҗалары иминиятче белән Интернет аша аралашуга әле өйрәнеп кенә киләләр. Әлегә республика халкы полис алу өчен барыбер күбрәк иминият компанияләре офисларына мөрәҗәгать итә. Шулай да Интернет аша ОСАГО полисларын сатып алучылар саны да үсә бара. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 16 мең кеше ОСАГО килешүләрен электрон формада алды.
-
Электрон килешүдәге барлык юлларны тутырып бетергәч нишләргә?
-
Иминият компаниясе тикшерү өчен сезнең гаризаны мәҗбүри иминиятләштерүнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасына юллый. Җавапны үзегезнең шәхси кабинетыгызда алачаксыз. Әгәр мәгълүмат дөрес тутырылган икән, раслау, рөхсәт киләчәк. Әгәр инде хаталар киткән икән, иминият компаниясе өстәмә мәгълүмат бирүегезне, ялгыш мәгълүматны төзәтүегезне һәм гаризагызны яңадан җибәрүегезне сораячак.
-
Нинди авырлыклар очрарга мөмкин?
-
Иминият компаниясенең сайтында хата китәргә, шул исәптән система автомат рәвештә сезнең гаризагызны башка компания сайтына юлларга мөмкин.
-
Сайт хата җибәрсә яисә "эшләми" торса нишләргә?
-
Иң беренче булып, үзегезнең әлеге сайтка керү-кермәвегезне, ягъни элемтәнең барлыгын тикшерегез. Әгәр ул яктан бар да тәртиптә булып, иминият компаниясенең сайты хата күрсәтә икән, иминиятченең call-үзәгенә, ягъни кайнар телефон үзәгенә мөрәҗәгать итегез.
Әгәр тиешле нәтиҗәгә ирешә алмыйсыз икән, түбәндәге адрес буенча урнашкан Татарстан Республикасы буенча Милли банкына язмача формада шикаять юллый аласыз: Казан шәһәре, Бауман урамы, 37нче йорт. Тагын бер юл - Россия Банкы интернет-кабул итү бүлмәсендә шикаятьне электрон формада тутыра аласыз.
Бу вакытта мобиль җайланмагызның яисә шәхси компьютерыгызның экраны скриншотын да мөрәҗәгатегезгә теркәгез, скриншотта иминият компаниясе сайтына мөрәҗәгать итүнең датасы һәм вакыты күренергә тиеш.
-
Әйтик, мәсәлән, сайт гаризаны башка иминият компаниясенә юллаганда нишләргә?
-
Закон буенча иминиятчеләргә үз сайтларының өзлексез эшләвен тәэмин итү бурычы йөкләнгән. Техник эшләрне үткәрү вакыты гына искәрмә булып тора. Ләкин кеше хәбәрдар булсын өчен, техник эшләрне үткәрү турындагы мәгълүматны иминиятче алдан ук сайтына элеп куярга тиеш.
Сайт эшендә өзеклекләр туу куркынычы булганда, система автомат рәвештә сезне икенче бер - сез сайлаганны алыштыручы иминиятче сайтына юлларга мөмкин.
Ни өчен икенче сайтка юллануыгызның сәбәпләрен тикшерү өчен, шулай ук скриншот эшләргә һәм анда да югарыда без атап үткән реквизитлар, ягъни дата һәм вакыт күренергә тиеш.
-
Электрон полис өчен түләү ничек башкарыла?
-
Система полисыгыз күпме торганын исәпләп, сумманы чыгара, һәм сез банк картасы ярдәмендә яисә интернет-сервислар аша түли аласыз, мәсәлән, «яндекс.деньги», «QIWI», «WebMoney» һәм башкалар.
-
Полис электрон почтага киләме?
-
Әйе, дөрес. Ул сайтка теркәлү вакытында сез күрсәткән электрон почтага киләчәк һәм алга таба шәхси кабинетта саклана. Теләге булганда автомобиль хуҗасы электрон ОСАГО полисын махсус, хисапка куелган бланкта да ала алачак, моның өчен иминият компаниясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Онлайн ОСАГО килешүе төзегән автомобиль хуҗаларына полисларны бастырырга һәм кирәк булганда полиция хезмәткәрләренә күрсәтү өчен үзе белән йөртергә киңәш итәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа