Оператив штаб мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Бөгелмәдә “Covid-19” белән зарарлануның бер очрагы ачыкланган.
Ә Татарстанда коронавирус йогышының 88 яңа очрагы расланды.
Яңа ачыкланган очраклардан:
18 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 70 кеше өйдә дәвалана.
Читтән кертелгәннәре – 9, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 79.
Авыручыларның күбесе – 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр.
Гадәттәгечә, авырып китүчеләр саны ягыннан зур шәһәрләр алда бара: Казан – 46, Яр Чаллы – 13, Арча – 4, Әтнә районы – 2, Бөгелмә – 1, Югары Ослан – 1, Биектау – 2, Алабуга – 2, Яшел Үзән – 4, Кукмара – 1, Лаеш районы – 1, Мамадыш – 6, Нурлат – 1, Питрәч – 1, Саба – 2, Тәтеш – 1
Республикабызда “COVID-19” белән авыручылар саны – 1 586 кеше.
Сәламәтләнүчеләр – барлыгы 340 (бүген +44), стационарда 347 кеше дәвалана, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратына 5 кеше тоташтырылган. Барлыгы 5 кеше вафат булды
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Һава торышы яхшы булуга һәм бәйрәм булуга карамастан, ә үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозарга ярамый, барлык саклык чараларын үтәргә кирәк. Өйдән чыкканда битлек, перчаткалар киюегезне һәм бер-берегез белән тиешле дистанцияне үтәвегезне сорыйбыз..
Бары тик берләшеп кенә без бу вирусны җиңә алабыз.
Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа