Нурлат районында 426 баш дуңгызны яндырдылар
Күпме генә саклык чаралары күрелсә дә, Африка чумасы Татарстанны да читләтеп үтмәде. 30 сентябрь көнне куркыныч авыру Нурлат районының Сосновка авылындагы Максимовлар хуҗалыгында теркәлде. 1 октябрьдән Нурлатта карантин. Ул бер ай барачак. Бу вакыт эчендә дуңгызлар чумасы килеп чыккан территорияне ветеринария хезмәткәрләре чистартачак. Карантин зонасына кергән 7 авылда барлык дуңгызлар...
Күпме генә саклык чаралары күрелсә дә, Африка чумасы Татарстанны да читләтеп үтмәде. 30 сентябрь көнне куркыныч авыру Нурлат районының Сосновка авылындагы Максимовлар хуҗалыгында теркәлде. 1 октябрьдән Нурлатта карантин. Ул бер ай барачак. Бу вакыт эчендә дуңгызлар чумасы килеп чыккан территорияне ветеринария хезмәткәрләре чистартачак. Карантин зонасына кергән 7 авылда барлык дуңгызлар юк ителгән инде. Гомумән, дуңгыз асрау бу якларда алдагы берничә елда катгый рәвештә тыелачак.
КАЯН КИЛГӘН?
Нурлаттагы гадәттән тыш хәл - Африка чумасының Татарстанда килеп чыккан беренче очрагы. Сосновка авылында яшәүче Максимовлар хуҗалыгына авыруның нинди юл белән эләгүе төгәл билгеле түгел. Фаразлар буенча, хуҗалыктагы дуңгызларга аны кыргый кабаннар йоктырган булуы ихтимал. Сосновка авылы урман янында утыра. Һәм кыргый кабаннарны бу якларда соңгы арада еш күргәннәр.
Максимовлар моңарчы 59 баш дуңгыз асраган. 29 сентябрь көнне биредә берничә дуңгыз үлә. Мал табибын чакырталар. Ветеринар алган анализ дуңгызларның Африка чумасыннан үлүен раслый. Татарстанда бу хәбәр яшен тизлегендә таралды. Шул ук көнне Сосновка авылы һәм аның янәшәсендәге 5 чакрым радиустагы торак пунктлар карантин зонасына кертелде. Аларга юл ябылды.
Татарстан министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Нуруллина хәбәр иткәнчә, карантин зонасында 426 баш дуңгыз юк ителә. Аларның барысы да шәхси хуҗалыклардан җыеп алынган терлекләр. Дуңгызларны кансыз алым белән юк иткәннәр: башта укол салып "йоклатканнар", аннары яндырганнар.
Шәхси хуҗалыкларда юк ителгән дуңгызлар өчен компенсация түләнергә тиеш. Бу эш белән Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шөгыльләнә.
- Африка чумасы хакында ишеткәнем дә юк иде, - ди Нурлат районының Елаур авылында яшәүче фермер Владимир Осипов. Елаур авылы шулай ук карантин зонада. Осиповның вьетнам токымлы 20 баш дуңгызын алып киткәннәр. Фермер кара кайгыда. Нурлат районындагы күп кенә фермерлар өчен дуңгыз үрчетү - бердәнбер акча эшләү чыганагы. Яндырылган дуңгызлар өчен компенсация түләнсә дә, бу хайваннарны бит әле алдагы берничә елда асрау тыелачак. Нурлат районы хуҗалыкларына килгән зыян якынча 8 миллион сумны тәшкил итә.
АФРИКА ЧУМАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ БИЛГЕЛӘРЕ
Бу авыру кешелек тарихында узган гасырдан билгеле. Аның белән беренче тапкыр Африка континентындагы кыргый кабаннар һәм шәхси хуҗалыклардагы дуңгызлар авырый. Соңрак әлеге вирус Европага үтеп керә. Һәм акрынлап бөтен дөньяга тарала. Россиядә дуңгыз чумасы беренче тапкыр 2007 елда теркәлә. Ул илнең 43 төбәгендә таралып, инде 1 миллион баш дуңгызның башына җиткән. 9 ел эчендә Африка чумасыннан Россия икътисадына килгән зыян 1 миллиард сумга якын. Бу көнгә кадәр дуңгыз чумасыннан вакцина уйлап табылмаган.
Африка чумасы кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырмый. Вирус термик эшкәртелмәгән (пешерелмәгән, чи) дуңгыз итендә һәм аннан әзерләнгән ашамлыкларда саклана. Африка чумасының беренче билгеләре: хайванның тән температурасы күтәрелү, сулыш алуы ешаю һәм тәне кызару. Дуңгызларның тән тиресенең кайбер урыннарында кызгылт таплар барлыкка килә, бармак белән басканда алар агармый. Авыл халкына тагын берничә киңәш: дуңгызларны ябык абзарда тотарга, урамга чыгармаска; дуңгыз сатып алган очракта, аларны бары тик ветеринария белешмәләре белән генә алырга; һәр сатып алган малны теркәргә; хуҗалыкта дуңгыз үлгән очракта, бу факт хакында яшермичә, тиз арада хәбәр итәргә; маллар янына чит кешеләрне кертмәскә.
ФЕРМЕР СИРАҖИННЫҢ ДУҢГЫЗЛАРЫН КЕМ ҮТЕРГӘН?
Нурлатта карантин игълан ителеп, берничә көн узганнан соң Югары Ослан районының Шеланга бистәсе фермеры Мурат Сираҗинның сирәк токымлы, йонлач 4 баш дуңгызын атып киткәннәр. Бу вакыйга шулай ук мәгълүмат чараларында шау-шу тудырды. Сираҗинның версиясе буенча, йонлач дуңгызларны аның дошманнары аткан. Фермерның күптән түгел "Керамик-Синтез" заводы җитәкчелеге белән җир өчен конфликты чыга. Сираҗин мондый этлекне завод җитәкчелеге махсус эшләгән дигән фикердә.
Йонлач дуңгызларны кыргый кабаннар белән бутап атып китүләре дә ихтимал. Нурлатта Африка чумасы килеп чыкканнан соң, кабан дуңгызларын республика күләмендә күпләп ату башланды. Мурат Сираҗин белән телефон аша аралашканда, ул ни өчендер бу версияне кире какты. Аныңча, барысына да дошманнар гаепле.
Сираҗин тагын бер әйберне яшерә. Шеланга бистәсендә аның маллары җәйге чорда ирекле рәвештә теләсә кайда йөргән. Кеше бакчаларына кереп зыян салгалаган. Шуңа да фермерны инде берничә тапкыр: "Дуңгызларыңны чыгарма", - дип кисәткән булганнар.
"Венгерская Мангалица" токымлы йонлач дуңгызларны Сираҗин хамон кебек деликатес ясау өчен сатып ала. Мондый дуңгызның бер кило ите базарда мең сум тора. Ә инде хамон итеп сатканда, бер боты гына 15-20 мең сумга төшә.
Иң кызыгы: Сираҗин атылган дуңгызларын чүплеккә ташламый. Аларның итеннән фермер тушенка ясый. Бер өлешен сатарга җыена. Менә сиңа мә! Фермер үзе дошманнарын дуңгыз үтерүдә гаепли һәм шул ук вакытта үзе үк закон бозып, үле дуңгыз итеннән тушенка ясап сата...
Акчарлак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа