Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Нәтиҗәләр куанырлык түгел

4 августта узган республика киңәшмәсендә Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Дәүләт идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итү системасын тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

Әлфия МОСТАФИНА.

Бездә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасын мондый дәрәҗәдә тикшерү 20 ел элек үткәрелгән икән. Бу вакыт эчендә әлеге системага мөнәсәбәт үзгәргән һәм, кызганычка, бик үк яхшы якка түгел икән шул.

Исегезгә төшерәбез: 28 июльдә сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстанда үзәкләштерелгән хәбәр итүнең автоматлаштырылган төбәк системасы әзерлеген чираттан тыш тикшерү уздырылды. Халыкка хәбәр ирештерү өчен урам электр сиреналары һәм хәбәр итү корылмалары җибәрелде, sms-хәбәр җибәрү оештырылды, телевидение һәм радио мөмкинлекләре кулланылды.

Республиканың 37 районында хәбәр итү системасы тикшерелгән. Үз вакытында бу максатларга махсус җиһазлар урнаштырылмау аркасында 7 районда система эшләмәде. Республиканың муниципаль район җитәкчеләренә телеграмма буенча хәбәр тапшырылды, алар гадәттән тыш хәл турындагы сигнал алуларын расларга тиеш иде. Нәтиҗәдә, 30 минуттан соң бары тик Мөслим, Буа һәм Кама Тамагы районнары башлыклары гына телеграмма алуларын хәбәр итте. Бер сәгатьтән рес-публиканың 11 районы сигнал алуын белдерде, 2 сәгатьтән - 19 район, 3 сәгатьтән - 4. Берничә тапкыр хәбәр җибәрелгәннән соң бары тик 5 сәгать узгач кына махсус хәбәр алулары турында Питрәч, Зәй һәм Лениногорск районнары белдерде, ә менә Ютазы, Минзәлә һәм Менделеевск районнары 6 сәгатьтән соң гына раслады.

"Безнең схема буенча муниципаль берәмлек башлыгы гадәттән тыш хәл турында кисәтү телеграммасы алуы турында безгә хәбәр иткәннән соң гына районда халыкка тиешле мәгълүмат бирелә дип саныйбыз. Шулай итеп, 3 районда гына кешеләргә хәбәр бирү вакытында оештырылган, калганнар искәртеп өлгермәгән булып чыга, - диде Р.Хәбибуллин. - Республикада хәбәр итү системасын тикшерү вакытында тиешле нәтиҗәгә ирешә алмадык".
"Крымскидагы соңгы вакыйгалар хәбәр ирештерү системасының нәтиҗәле булырга тиешлеген күрсәт-те, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Безнең бурыч - теләсә нинди вәзгыятькә әзер булу. Хәбәр итү системасы - халык куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөһим чара. Крымскидагы фаҗига җирле хакимиятнең мондый һәлакәтләргә әзер булмавын күрсәтте, шуңа күрә бу юнәлештә нәти-җәле эшләү зарур". Президент әлеге мөһим эш өчен җаваплы җитәкче-белгечләргә республикада заманча хәбәр итү системасын кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса