Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Налоговыйда - Ачык ишекләр көне

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе 10 һәм 11 ноябрьдә Ачык ишекләр көне уздыра. Чараның максаты - 2017 елда җир, транспорт, физик затлар милегенә салына торган салым турындагы хәбәрләр һәм түләү документлары буенча килеп туган барлык сорауларга ачыклык кертү, аңлату. Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасында бер...

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе 10 һәм 11 ноябрьдә Ачык ишекләр көне уздыра. Чараның максаты - 2017 елда җир, транспорт, физик затлар милегенә салына торган салым турындагы хәбәрләр һәм түләү документлары буенча килеп туган барлык сорауларга ачыклык кертү, аңлату.

Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасында бер үк вакытта узачак, ул көннәрдә барлык инспекцияләр дә "озайтылган көн" режимында: 10 ноябрьдә (җомга) - 9.00 - 18.00, 11 ноябрьдә (шимбә) 10.00 - 15.00 сәгатьтә эшләячәк.

Салым хезмәте белгечләре милек салымын кемнәр түләргә тиеш, нинди сроклар бирелә, аерым муниципаль берәмлекләрдә кемнәр ташламадан файдалана ала икәнлеге турында җентекле аңлатма һәм гражданнарның сорауларына җавап бирәчәкләр.

Теләгән кешеләр салым түләүченең Шәхси кабинеты аша да теркәлә ала. Килгәндә, үзегез белән шәхесне раслаучы документ булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса