Музей әдәбиятка һәм тарихка юл тота
Россиядә бердәнбер булган Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музей шушы көннәрдә узенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шәһәребездә сәнгать һәм тарих үзәге булган әлеге йорт әһелләре ярты гасырлык датаны тантаналы бәйрәм ясап үткәрделәр. Татар мәдәният үзәгенә музейның дуслары җыелган иде. Чех язучысы Ярослав Гашек музее белән тыгыз элемтәдә булып, күпьеллык уртак...
Россиядә бердәнбер булган Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музей шушы көннәрдә узенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шәһәребездә сәнгать һәм тарих үзәге булган әлеге йорт әһелләре ярты гасырлык датаны тантаналы бәйрәм ясап үткәрделәр. Татар мәдәният үзәгенә музейның дуслары җыелган иде.
Чех язучысы Ярослав Гашек музее белән тыгыз элемтәдә булып, күпьеллык уртак эшчәнлегебез өчен газетабыз коллективына да мактау сузләре ирештерелде. Һәм директор вазифаларын башкаручы Мария Савельевадан "Рәхмәт хаты" тапшырылды. Язучының әсәрләре бөгелмәлеләргә яхшы таныш. Ә батыр солдат Швейк исә Бөгелмә брендына әверелде дисәк тә ялгыш булмас. Тимер юл вокзалы перронында юлчыларны нәкъ менә аның скульптурасы каршы ала, озатып җибәрә. Шунысын да әйтик, скульптор Андрей Маер тарафыннан эшләнгән әлеге сын Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы Владимир Гуров идеясе белән куелды.
Бүгенге көндә музейда укучылар белән күмәк очрашулар, әдәби чаралар үткәрелә. "Мәдәни көндәлек" проекты нигезендә әти-әниләре белән килүче мәктәп укучылары да бик үз итә бу урынны. Шулай ук рәссамнарның күргәзмәләре өчен дә бик кулай музей бинасы.
Юбилей уңаеннан оештырылган бәйрәмдә музейга бик куп җылы сүзләр, матур теләкләр яңгырады. Ярты гасыр дәвамында сузылып килгән Ярослав Гашек иҗатына, гомумән, сәнгатькә, әдәбиятка, тарихка булган тугрылык еллар буена югалмасын, дигән теләктә калабыз.
Гөлчәчәк Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа