Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе үтте

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды. Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 1 - 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары патриот шагыйребезнең әсәрләрен татар телендә яттан сөйләделәр. Җиңүчеләр башлангыч һәм 5 - 8 нче...

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды.

Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 1 - 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары патриот шагыйребезнең әсәрләрен татар телендә яттан сөйләделәр. Җиңүчеләр башлангыч һәм 5 - 8 нче сыйныф укучылары арасында билгеләнде. 1 - 4 нче сыйныфлар арасында 3 нче урынга - 14 нче татар гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы Лиана Шәйгарданова (укытучысы - Рушания Гафиятуллина), 2 нче урынга - 3 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Мурат Галимов (укытучысы - Рәзилә Галимова), 1 нче урынга Татар Димскәе мәктәбеннән Ләйлә Фәйзуллина (укытучысы - Ландыш Фәйзуллина) лаек булды. Урта сыйныф укучылары арасында 3 нче урынны 14 нче татар гимназиясе укучысы Илүзә Исламгирова (укытучысы - Гөлназ Сөнгатуллина) алды. 2 нче урында Татар Димскәе укучысы Алинә Гыйләҗева (укытучысы - Сәрия Галләмова), 1 нче урында 5 нче мәктәптән Вилдан Гыйльманов (укытучысы - Рәйсә Харисова). Бәйгедә катнашкан барлык укучыларны, аларны әзерләгән остазларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.

Гөлсинә КАШАПОВА, 1 нче урта мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса