Мөселман лагерьлары
Көзге каникул чорында Бөгелмә районында укучылар өчен мөселман ял лагерьлары эшләде.
Бу көннәрдә балалар зур канәгатьлек белән мәчеткә йөрделәр. Алар биредә әдәплелек дәресләрендә булдылар, изге Коръәннән кыска сүрәләр ятладылар, намаз укырга өйрәнделәр. Мөхтәсибәт мөселман ял лагерьларын оештыруда матди ярдәм күрсәткән кешеләргә олы рәхмәтләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа