Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Мордовия Республикасында күчмә семинар булып узды

30-31 октябрь көннәрендә Мордовия Республикасында, Татарстан Республикасы авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре катнашында, "Мордовия Республикасында һәм Татарстан Республикасында традицион мәдәниятне саклау һәм авыл туризмын үстерү буенча мәдәният учреждениеләренең эш нәтиҗәлелеге" дигән темага күчмә семинар булып узды. Семинар эшендә авыл җирлекләрендә урнашкан мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләр арасында "Иң яхшы мәдәния хезмәткәр" грантына лаек...

30-31 октябрь көннәрендә Мордовия Республикасында, Татарстан Республикасы авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре катнашында, "Мордовия Республикасында һәм Татарстан Республикасында традицион мәдәниятне саклау һәм авыл туризмын үстерү буенча мәдәният учреждениеләренең эш нәтиҗәлелеге" дигән темага күчмә семинар булып узды.

Семинар эшендә авыл җирлекләрендә урнашкан мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләр арасында "Иң яхшы мәдәния хезмәткәр" грантына лаек булган 42 кеше катнашты. Бөгелмә муниципаль районыннан вәкил булып анда Акбаш күпфункцияле үзәк мөдире Тамара Трифонова барды.

Семинарда катнашучылар ике көн дәвамында Мордовия Республикасының Старошайго, Краснослободск, Атәш муниципаль берәмлекләрендәге мәдәният оешмаларының эше белән таныштылар, "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүләр уздырдылар, сувенирлар, бүләкләр алмаштылар.

Татарстан делегациясе шулай ук Мордовия Республикасының И.М. Яушев исемендәге дәүләт музыкаль театры иҗаты белән дә танышты. Алар өчен Саранск шәһәренә экскурсия оештырылды.

Мордовия Республикасының С.Д. Эръзи исемендәге сынлы сәнгать музеенда зур "түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды. Анда Татарстан Республикасы вәкилләре үз мәдәният учреждениеләрендә традицион культураны саклау юнәлешендә нинди эшләр алып барулары турында сөйләделәр, кунакта күргәннәреннән туган җылы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Республикалар һәм анда яшәүче милләтләр арасында бу рәвешле тәҗрибә уртаклашу мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең дөньяга карашын киңәйтә, профессиональ осталыгын арттырырга ярдәм итә.

Ирина ИБӘТУЛЛИНА,

"Үзәкләштерелгән район клублары системасы"

муниципаль бюджт оешмасы директоры.

Г. Габдрахманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса